Гөлгенә Шиһапова Айгөл Фазыйлованың улы Әмирнең хәзер кайда булуы турында

-- Лейла

Яман шеш белән  көрәшеп вафат булган Айгөл Фазыйлованың улының язмышын сезгә җиткереп барырга тырышабыз. 25 нче декабрь Айгөлнең 40гы узды. Әмирнең хәзер кайда булуы турында журналист Гөлгенә Шиһапова үзенең инстаграмына язган.

«- Кичә Айгөлнең кырыгы узды. Гомер бик тиз үтә. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр төшкә керде ул. Күчтәнәчләр илтеп кайткан көнне,җидесе алдыннан. Бер зур бүлмәдә бүләкләр арасында утырып тора. Миңа карап, елмая. Ә янында тартма-«5  бүләк!
Айгөл хосписта ятканда гел Әмирне сөйләшә иде. Сентябрь аенда баласына аяк киемнәре алганда да, аны кайгыртты. Шөкер,бездә сабыйның күңелен күрергә тырыштык! Кичәдән Әмир яңа өйдә. Аны туганнары алып китте. Бик теләп кайтып киткән!
Айгөлнең абыйсы бернинди акча да кирәкми,туганыбызны үзебез үстерәбез,ди. Димәк, Әмиргә бәхет,сәламәтлек телик!
Аның өчен артык борчылмагыз! Мин аның яхшы,тәртипле,тырыш һәм үрнәк гаиләгә урнашуын бик әйбәт беләм. Әле минем кызларымны каникулларда кунакка да чакырды. Алла бирса,Әмир бн аралар өзелмәс,хәбәрләшеп торырбыз. Ә сезгә чиксез рәхмәт! Барыгызны да яратам. Айгөлем риза-бәхил бул!»- ди ул.

https://www.instagram.com/p/B6hgoWoIKNd/

Бәйле