Менә сиңа мә! — Элвин Грей 1нче тапкыр балалар һосписына килә [фото-видео]

-- Лейла
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Бу көнне без дә, Һоспистагылар да  күптән көтте. Популяр җырчы Элвин Грей  командасы белән вакыт табып килеп, Яңа ел алдыннан 26 декабрь мохтаҗларны сөендереп, Казан балалар һосписында булып кайта. Ул монда әле 1нче тапкыр килә, яраткан җырларын башкара, бүләкләр бирә, фотоларга төшәләр. Аны һосписта яшәүче Илдар исемле малай бик каты итеп үтенеп чакырган булган һәм хыялы чынга ашкан.  ⠀

Бик тә җылы, позитив очрашу була. Алла боерса Элвин Грей Һосписка тагын килергә вәгъдә бирә.

Анжела Вавилова исемендәге Казан балалар һосписына татар эстрадасы йолдызлары, җырчылары бу елларда Аллага шөкер еш килә! Хәйрия концертларына да теләп катнашалар! Алга таба да изгелектә актив булыйк!!!

Бәйле