17 яшьлек кызның туган көнендә ГТО тапшырган вакытта гомере өзелә

-- Alfia

Әлеге фаҗига 26 декабрь көнне Воскресенскидагы «Дельфин» су спорты сараенда булган. Анда мәктәп укучылары ГТО нормалары тапшырган булган.

Кыз елмаеп суга кереп киткән дә кинәт кенә суда тончыгып, бата башлаган. Тренер шундук суга сикергән һәм тиз генә алып чыгып, ясалма сулыш ясаткан. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, кызны хастаханәгә озатканнар. Тик кыз аңына килми генә бакыйлыкка күчкән. Аңа ул көнне 17 яшь тулган булган.

Кызны йөрәк өянәгеннән үлгән дигән фаразлар бар. Әтисе аның 5 ел җиңел атлетика белән шөгыльләнүен, беркайчан да сәламәтлек белән проблемалары булмавын әйткән.

Ул көнне кызның әти-әнисе табын корып, якыннарын туган көнгә чакырган булганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий