“Алла бирмәгән бала безнеке булмас шул!»

Фәридә белән Ирекнең кушылуына да сигез ел узды. Тулай торакта булса да, яшәргә бүлмәләре бар. Икесе дә бер заводта эшли торгач, акчага да артык кысанлык юк. Кием-салым, азык-түлек артыгы булмаса да, кытлык юк. Барысы да бар, барысы да җитәрлек, тик менә балалары гына юк. Шул сорау Фәридәнең күңеленә башта борчу салып, соңыннан кайгы-сагыш булып үрләде, бар тынычлыгын алды. Ходайга ялварды Фәридә, көне-төне бала сорап. Тик ходай аны ишетмәдеме, язмышы шулай идеме, хатын кысыр сыер санында яши бирде. Әнисе Газизәнең итәгенә башын салып елады. Күз карасы итеп күргән кызының башыннан сыйпап: ”Елама, балам. Бирер, ходай теләсә”, — диюдән башка сүз тапмады Газизә. Табибтан табибка йөрде хатын. Дәваланды. Файдасы булмады. Үгетли торгач, ире Ирекне дә табибка күрсәттеләр. Шунда гына баласызлыкның төп сәбәбе ирдә булганы аныкланды. Ир кеше ир кеше инде. Аңа хатын-кызның бөтен барлыгын, уй-теләген юнәлткән, буйсындырган аналык инстинкты, хисе бирелмәгән. Ирек, әллә борчылуын күрсәтергә теләмәде, әллә чынлап та бала юклыкка бик кайгырмады, тик хатыны өчен бик кыен булган бу сорауны артык куертмаска тырышып яши бирде. “Яши бит әнә баласызлар. Рәхәтләнеп үзләре өчен яши. Без дә шулай яшәрбез, кайгырма, – дип әйткәләде ул, хатынын тынычландырыр өчен. Утызга якынлашып килгән чәчәк кебек хатын сула башлады. Бала таба алмавы аның өчен бәйләнчек уйга әверелеп, көннәрнең матурлыгын, төннәрнең татлылыгын алды. Ирек белән яратышып өйләнешсәләр дә, иренең назлары аңа әз тоела башлады. Аңа бала кирәк! Ничек аңламый аны ире?! Ирекнең, балалар йртыннан алыйк бала, дигән тәкъдименә дә каршы булды Фәридә. Аңа үз бәбие кирәк, үз җимеше! Күкрәгенә кысып имезәсе килә аның үз сабыен… “Әннә, әттә” сүзен ишетәсе килә! Кечкенә кулларыннан җитәкләп, урамнардан үтәсе килә! Әнә яшьтәш кызлары күптән ике-өче бала ияртеп, бәхетле елмаеп йөриләр. Фәридә кай җире белән кәм алардан? Иреннән аерылу турындагы уйлар да башына килә башлады. Тик утызга җиткән хатын, уйлап-уйлап торды да, ул уеннан баш тартты. Акыллы ирләрне инде өләшеп беткәннәр, ә буйдаклар арасында тормыш көтәрлек, ышанычлы, юньле ир заты күренми. Ире белән аралары суына башласа да, алар бергә яши бирделәр.

Көннәрдән беркөнне, Фәридәнең башына бер уй килеп, ул, санаторийга путевка алып, җылы якка чыгып китте. Иренә, дәваланырга барам, бәлки, файдасы булыр, диде. Ирек, әлбәттә, каршы булмады. Дәвалануның файдасы булдымы, башка сәбәп булдымы, Фәридә ерактагы таулы-диңгезле илдән карынында бәби алып кайтты. Ирен, синең балаң, дип ышандыра алды. Ир белән хатынның бәхетле еллары башланды. Вакытында туган, таза-сәләмәт кызларына Диләфрүз исеме кушып, Фәридә күптән көткән ана бәхетендә йөзде. Кылган гөнаһы турында уйламаска тырышты. Баласыз үткәргән елларының үчен кайтарды хатын. Бердәнбер кызына әни кеше бирә алырлык бар нәрсәне бирергә тырышты. Тәрбияләде, укытты, тырышты. Эшли торгач, заводтан ике бүлмәле фатир алдылар. Артык зур булмаса да, Диләфрүзнең үз бүлмәсе булу зур шатлык иде. Фәридә һәрбер көнен, гомеренең һәрбер мизгелен кызына багышлады. Диләфрүз дә, ата-ана мәхәббәтенә тиешле җавап биреп, акыллы бала булып үсте. Әти-әнисен төрле сәләтләре белән сөендереп торды. Укуга булсынмы, җыр-биюгә булсынмы, рәсем-сүрәт төшерүгә булсынмы, бар яктан талантлы бала әтисен аптыратса да, әнисе йөз-кыяфәте белән беркемгә дә тартмаган кызын, үземә охшаган, дип кенә куйды. Әнисе Газизә генә, оныгының беркемгә дә охшамаганын күреп, Фәридәгә сораулар бирештерсә дә, кызы әнисенә ләм-мим, ачылмады. Ирек тә тынычланды. Ул да баласызлыктан туйган иде. Ниһаять, хатыны тагын бәхетле, тагын ягымлы! Тормышлары тулы, көйле! Ир-егеткә тагын ни кирәк?!

Еллар үтә барды. Диләфрүз, чибәр кыз булып үсеп җитеп, яраткан егетенә тормышка чыкты. Икесе дә югары белемле яшьләр, әти-әни ярдәме белән, фатир сатып алдылар. Мәхәббәт җимешләре Айгөл дөньяга килде. Фәридә аларга кулыннан килгәнчә булышты, ярдәмләште, кызларын үстереште.

Айгөлгә өч яшь тула дигәндә, яшь гайлә җыелышып диңгезгә ял итәргә китте. Китүен киттеләр, тик кайтулары гына икенче булды… Диңгезгә батып үлгән кызын үзе барып алып кайтты Фәридә. Кайчандыр бирергә теләмәгән бүләген ходай тартып алды. “Гөнаһ аша алган бәхет кыска була шул ул…” Баласын югалтудан яраланган йөрәгенә намусы тоз өстәде…

Ярый, бу кайгылы көннәрдә әнисе Газизә карчык кызы яныннан китмәде. Рәхәт чакта бик искә төшмәсә дә, кыен чакта янда әнкәй кирәк. Үз баласын анасыннан да яхшырак башка кем аңлар? “Алла бирмәгән бала безнеке булмас шул. Бер гөнаһсыз сабыебызны гына сакласын”… диде Газизә әби, янында йөгереп йөргән Айгөлне кочаклап…

Физәлия Дәүләтгәрәева

Бәйле