// Татар Тудей // Татар Бүген //
Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаева үзенең иҗатындагы үзгәрешләр, киләчәккә планнары турында сөйләде.
– Көз көне гастрольләрең башланырга мөмкин дип хәбәр иткән идең, ләкин үзгәрешләр килеп чыкты. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Әйе, бераз гына үзгәрешләр булды. Без аңлашмадык, һәм мин хәзер үзем генә эшлим.
– Синең потенциал бар бит инде. Ни өчен алдан ук үзең генә башламадың?
– Акча җитмәс дип уйладым Татарстанга керергә. Ә хәзер бар да яхшы, Аллага шөкер!
– Ә хәзер кайдан, ничек яңача башларга уйлыйсың?
– Үзебезнең Башкортстаныбыздан.
– Ә ни өчен Татарстаннан түгел?
– Куркам, әлегә моңа мин әзер түгел. Ниндидер үзенчәлекле программа әзерләргә уйлыйм. Башкорт этносы белән татарны кушып матур итеп концерт куярга ниятлибез.