Гөлназ Асаеваның гастрольләре нигә туктала? Җырчы үзен алдаучыларга ничек җавап кайтара? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаева үзенең иҗатындагы үзгәрешләр, киләчәккә планнары турында сөйләде.

– Көз көне гастрольләрең башланырга мөмкин дип хәбәр иткән идең, ләкин үзгәрешләр килеп чыкты. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Әйе, бераз гына үзгәрешләр булды. Без аңлашмадык, һәм мин хәзер үзем генә эшлим.

– Синең потенциал бар бит инде. Ни өчен алдан ук үзең генә башламадың?

Акча җитмәс дип уйладым Татарстанга керергә. Ә хәзер бар да яхшы, Аллага шөкер!

– Ә хәзер кайдан, ничек яңача башларга уйлыйсың?

– Үзебезнең Башкортстаныбыздан.

– Ә ни өчен Татарстаннан түгел?

– Куркам, әлегә моңа мин әзер түгел. Ниндидер үзенчәлекле программа әзерләргә уйлыйм. Башкорт этносы белән татарны кушып матур итеп концерт куярга ниятлибез.

Бәйле