2020 елдан беренче бала өчен федераль түләүләрне бирү тәртибе үзгәрә

-- Alfia

2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала өчен бирелә торган федераль түләүләрне бирү тәртибе үзгәрә. Татарстанда пособие алучылар саны дүрт тапкыр арта. Моның өчен республикада 4 млрд сум бүлеп бирелә. Бу хакта журналистларга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Без беренче бала туган гаиләләрнең 70-80 проценты бу исемлеккә керер дип уйлыйбыз. Республикада уртача хезмәт хакы 37 мең сум тирәсе тәшкил итә. Әлеге акчага яшь һәм студент гаиләләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дәгъва итәчәк. Без түләүгә генә дә дүрт тапкыр күбрәк акча салдык. Якынча ул 4 млрд сум, бу 2019 елга булган „Демография“ проекты бәясе белән чагыштырырлык», — дип аңлатты министр.

Беренче балага пособие 2019 елда республика гаиләләрендә балалар туу буенча күрсәткечнең уңай динамикасын саклап калуга йогынты ясады һәм аның күләме 8 мең 896 сум булды. Җан башына уртача керем 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләргә түләү каралган. Хәзерге вакытта исә өч кешелек гаиләгә керем 42 мең 102 сумнан артмый.

2020 елның 1 гыйнварыннан мондый пособиеләр бала яшь ярымга җиткәнче генә түгел, ә өч яшь тулганчы түләнәчәк. Ә акча түләнергә тиешле гаиләләрнең керемен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының бер ярымыннан икегә кадәр арттырачаклар. 2020 елда түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк. Җан башына уртача кереме 20 мең 170 сумнан артмаган гаиләләр шушы түләүгә дәгъва итәчәк. Өч кешелек гаиләнең кереме яңа елда 60 мең 510 сум тирәсе була.

«Быел беренче балага түләүләр буенча безнең ихтыяҗ 1 млрд сум булды, без аны үтәдек диярлек. Киләсе елга үсеш дүрт тапкыр көтелә. Беренче бала туган очракта ай саен акчалата түләүне төбәктә 13 меңнән артык ана алды. 2020 елда без бу мөмкинлекне үз гаиләсендә гамәлгә ашыручылар саны артыр дип көтәбез», — диде Зарипова.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле