Янып үлгән ир-атны улы тапкан — Казанда күпкатлы йорттагы фатирда фаҗига

-- Alfia

Казанда күпкатлы йорттагы фатирда ир-ат караватта яткан килеш янган әтисен тапкан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

28 декабрь көндез министрлыкка Мусин урамында 71нче йортта яшәүче 56 яшьлек ир-атның янгында януы турында хәбәр килгән. Янып үлгән ир-атны улы тапкан.

Ачыкланганча, бер бүлмәле фатирның бер квадрат метр мәйданында ир-ат яткан урынга ут капкан. Янгын турында хәбәр итүче булмаган.

Тикшерүчеләр янгынның сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыкканлыгын ачыклаган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле