Әгерҗе районында янгында бер ай элек үлгән йорт хуҗасының иптәш хатыны мәете табылган

-- Alfia

29 декабрь кич Әгерҗе районының Рус Шаршадасы авылында шәхси йорт янып беткән. Йорт хуҗасы бер ай элек үлгән булган. Янгын хәрабәләре арасында мәрхүмнең иптәш хатынының мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына Тирсә авылы янгын сүндерүчеләре һәм Көчек авылыннан ярдәм итүчеләр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортны тулысынча чорнап алган булган. Янгын 30 квадрат метрга зыян китергән.

Күршеләр янгын сүндерүчеләргә йортта хатын-кыз калган булуы турында әйтә. Йорт хуҗасы исә бер ай элек үлгән. Шул вакыттан бирле аның 55 яшьлек иптәш хатыны спиртлы эчемлекләр эчеп йөргән. Күршеләре аны өч көн элек йорт хуҗасын искә алу көнендә күргән.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны тиз сүндергән, янгынның башка корылмаларга күчүенә юл куймаган һәм корылмаларны тикшергән. Шул вакытта хатын-кыз мәетен тапканнар.

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле