Хатын-кыз өч сабые белән бергә янып һәлак булган

-- Alfia

28 декабрьдә иртәнге якта чыккан коточкыч янгында бер хатын-кыз, аның өч баласы янып һәлак булган. Бу турыда Пермь өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынннан хәбәр итәләр.

Верещагин районындагы шәхси йортта янгын урынына коткаручылар килә. Ут 27 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Ачык янгынны сүндергәч тә, коткаручылар шактый озак эшләгән.

Янгын хәрабәләрен актарган вакытта мәетләр дә табылган. Өч бала һәм аларның анасы янгыннан чыга алмаган. Балаларга дүрт һәм ике яшь, иң кечесенә берничә ай булган.

«Янгынны сүндергәч, коткаручылар бер хатын-кыз, ике нәни баланың җәсәден тапты. Өченче баланың мәете табылмады. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Утын ягып җылытыла торган мич дөрес эшләмәгән булу ихтимал», — диелә хәбәрдә.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле