Яман шешкә каршы батырларча көрәшкән, башка авыруларга ярдәм иткән егет вафат булган

-- Alfia

Уфада яман шешкә каршы батырларча көрәшкән егет Израиль клиникасында үлде. Аны туган ягы — Чишмә районының Кара-Якуп авылында җирләячәкләр.

Ул хәле яхшырган чагында башка авыруларга ярдәм итте, махсус хәйрия фонды ачты.
Марсель Имангулов яман шеш белән быелның ноябреннән көрәште. Әмма 4 көн элек хәле начарланган. Үлеме турында аның дуслары хәбәр итте.

  • Бу 31 декабрь иртән, Израиль вакыты белән 9:00 сәгатьтә булды, — дип язылган егетнең шәхси битендә. — Марсель Ханука, «ут бәйрәме»ндә вафат булды. Ул чиргә каршы көрәшергә һәм, ничек кенә булмасын, җиңүгә ышанырга кирәклеген төшендереп китте.

Марсель Имангулов моннан биш ел элек дүртенче дәрәҗәдәге яман шешне җиңгән була. Шул чагында ул башка авыруларга ярдәм итә. Ә үзенең хәле начарлангач, егет битараф булмаган барлык кешеләрдән ярдәмен сорый. Берничә көннән соң аны Израиль клиникасына китерәләр, анда бөерен алу буенча ашыгыч операция ясыйлар.

Республика халкы Марсельгә финанс ярдәме күрсәтергә тырышты. Алар кофе эчүдән баш тартырга һәм бу акчаларны яшь кеше исәбенә күчерергә һәм хәтта акча җыю өчен яңа ел кичәсе дә оештырырга тәкъдим иткән. Израиль клиникасы табиблары яңа дәвалау ысулын сайлаган, әмма чир көчлерәк булып чыккан.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле