Асылъяр: «Менә мин шул якларын уйладым». «Карлыгачлар»ны таныткан җырчы нигә сәхнәдән югалып тора? [видео]

-- Alfia

Җырчы Асылъяр ни өчен сәхнәдән югалып торуы, иҗади планнары, шәхси тормышындагы яңалыклары хакында Энҗе Шәйхетдинова белән әңгәмәдә уртаклашты.

– Ничә еллап сәхнәдә күренми тордыгыз?

– 2012 нче елны минем соңгы сольный концертым узды. 2013 нче елда — улыбыз, 2016 нчы елда кызыбыз туды. Балаларны калдырып, сәхнә эшчәнлегенә бөтенләй кереп китүне дөрес дип тапмадым инде. Әлбәттә, әниләргә дә калдыру мөмкинлеге бар иде. Һәрберсе 3 яшькә кадәр, балалар бакчасына тапшырганчы, минем кулда булдылар инде.

– Әни җылысын тоеп үсәргә тиеш бала, шулай бит?

– Әйе, аннан соң уйлый идем инде мин, балаларның бу вакытларын берничек тә кайтарып алып булмый. Нинди генә зур теләгең, акча булса да. Аларның шушы күз карашларын, аның исләрен, беренче адымнарын, сүзләрен берничек тә кире кайтарып булмый. Менә мин шул якларын уйладым. Ә җырым һәрвакыт минем белән. Аны миннән беркем дә ала да алмый. Җырларымны яздыра киләм, интернет челтәренә әле дә куя барам. Хәзер менә эшкә чыктык, иҗат та әкренләп кенә үз юнәлешен ала.

– Асылъяр балалар тәрбияләгән арада сәхнә үзгәргәнме?

– Аның асылы шул ук калган. Ә менә төсмерләр үзгәргән, яңа җырчылар, юнәлешләр барлыкка килгән. Аларның кайсылары күңелемә хуш килә, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйм. Ул яклары бар. Ничек кенә булмасын, безнең эстрада сәнгате барыбер үсештә дип уйлыйм. Үзебезнең милләткә генә хас бизәкләребез ул җыр сәнгатендә дә чагыла. Менә шушы үзенчәлекләрне өскә күтәреп алып чыгып, дөнья күләмендә ишеттерәсе килә. Һәр җырчы үз урынында.

– Стилегезне үзгәртергә җыенасызмы яисә үз сукмагыгыздан барачаксызмы?

– Үз юлымнан барырга уйлыйм. Миллилекне саклап, яңа алымнарны кушып иҗат юнәлешемне дәвам итәсем килә.

 

Бәйле