Лифт егылып төшү сәбәпле, тулы бер гаилә һәлак була

-- Alfia

Дүрт кешедән торган тулы бер гаилә лифтның подвалга төшеп китүе нәтиҗәсендә һәлак булган.

Әлеге трагедия Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Яңа ел алдыннан теркәлгән. Лифтның төшеп китүе нәтиҗәсендә, гаилә башлыгы, хатыны, уллары һәм хатынның сеңлесе һәлак булган. Алар лифтка кергәч тә, өскә күтәрелә башлыйлар. Ләкин, һич көтмәгәндә, лифт өскә түгел, ә аска таба зур тизлектә егылып төшә. Кабинада булучыларның барысы да һәлак булалар.

Трагедиянең шаһитлары лифт эчендәгеләрнең бик каты, ачыргаланып кычкырулары турында сөйләгән. Әлеге лифт декабрь дә генә яңартылган була. Шуңа да карамастан, әледән әле сафтан чыккан, туктап кала торган булган, ишекләре ачылмаган, ләкин аны алмаштырырга яки төзәтергә теләмәгәннәр булса кирәк.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru
Фото: pricom.kz
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий