Чаллыда бала кайнар суга пешкән бакча җитәкчесен прокуратура җәзага тартачак [видео]

-- Alfia

Чаллыда бала кайнар су белән пешкән бакча җитәкчесен прокуратура җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Социаль челтәрләрдә Чаллыдагы балалар бакчаларының берсендә җылылык батареясы торбасы шартлап, кыз баланың кайнар су белән пешүе турында мәгълүмат пәйда булды.

Әлеге факт буенча республика прокуратурасы тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәсендә закон бозу очраклары ачыкланды.

«Тикшерү материаллары Республика тикшерү органнарына җинаять-хокукый бәя бирү өчен җибәрелгән. Тикшерүдән эшкә салкын карау һәм кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү гамәлләре ачыкланган»,- диде Галиев.

Моннан тыш, Чаллы башкарма комитеты җитәкчелеге адресына җитешсезлекләрне бетерү һәм балалар бакчасының вазифаи затларын җаваплылыкка тарту таләбе белән күрсәтмә бирелгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле