2020 елда Татарстанда күп балалы мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр түләнә башлый

-- Alfia

2020 елда Татарстанда бала тәрбияләүче, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чаралары гамәлгә керде. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга хәбәр итте.

«Бүген без Татарстанда яшәүче фәкыйрь кешеләрнең социаль портретын төгәл беләбез. Аларның 95 проценты — балалы гаиләләр. Аларның 20 процентын күп балалы гаиләләр тәшкил итә. Шунысы да бар: Казанда яшәүче күп балалы гаиләләрнең хәле, Чаллыда яки эре предприятиеләр эшләп тормаган авыл районнарындагыга караганда, яхшырак», — диде министр.

Матди яктан мохтаҗлык кичергән гаилә әгъзаларының 30 процентын хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Яңа елдан күп балалы гаиләләр өчен яңа төрле ярдәм чаралары булдырыла.

«Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, керемнәрен яшәү минимумына җиткерү өчен, айлык пособие алачак. Татарстанда биш бала тәрбияләүче 627 гаилә яши, аларда 4,5 мең бала үсә. Яңа ярдәм чарасы бу гаиләләрне фәкыйрьлектән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Эльмира Зарипова.

Татарстан Президенты тәкъдиме белән, өч балалы гаиләләр бакча өчен түләүдән азат ителә. Шулай ук өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә дарулар алу өчен елына 10 мең сумлык электрон сертификатлар тапшырыла башлый.

«Моннан тыш, җан башына уртача кереме бер кешенең яшәү минимумыннан артмаган, сабыйлары яңа гына туган гаиләләргә бүләк комплектлары тапшырыла. Бу эшләр демографик вәзгыятьне яхшыртырга булышыр дип көтелә», — дип искәртте министр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле