Казан — Оренбург юлындагы һәлакәттә бер яшьлек сабыйның һәм ике яшь кешенең гомере өзелә

-- Alfia

3 гыйнварда Казан — Оренбург трассасында куркыныч авария теркәлгән. Нәтиҗәдә бер яшьлек сабыйның һәм машина йөртүче белән аның пассажирының гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авария көндез трассаның 108нче чакрымында, Чистай районының Сахаровка авылы янында була.

«Шевроле» машинасының 25 яшьлек йөртүчесе югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм «Шкода» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә «Шевроле»ның йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажиры шунда ук җан бирә. Шул ук машинада бер яшьлек бала да утырган була, ул хастаханәгә китергәч үлә.

«Шкода»ның 27 яшьлек йөртүчесе һәм аның өч пассажиры күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Пассажирларның берсенә 26 яшь, ә икесе кечкенә бала — ике һәм бер яшьлек сабыйлар.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле