Татарстанда сабыйны төртеп еккан тәрбияченең кем булуы ачыкланган

-- Alfia

Кырыс тәрбияченең кечкенә баланы төрткәләп, ахырда этеп екканын төшергән видео социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган иде.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек вакытында тәрбияче эткәннән соң баланың егылганы, бераздан өстәл астына кереп китә язган баланы аның җилтерәтеп урындыкка утыртканын кадрдан күрергә була.

Әлеге хәлнең Арчадагы 8нче балалар бакчасында булуы ачыкланган.

Әлеге бакчада эшләүчеләр бу хәлгә ачыклык кертеп, комментарий бирергә теләмәгәннәр.

Кырыс ханымның тәрбияче түгел, ә музыкаль хезмәткәр булуы ачыкланган. Ул эшеннән азат ителгән.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

Бәйле