Баласын рактан дәвалау өчен әнисе нишләгән?

-- Alfia

Табиблар өч яшьлек Антонда онкология авыруының дүртенче стадиясен ачыклый. Башта баланың эче авырта башлый. Мәскәү табиблары, куркыныч бер нәрсә дә юк, дип ышандыра. Ләкин аның әнисе Алена УЗИ үткәрергә була, һәм әлеге процедура яман шеш авыруын ачыклый.

Дүрт ай дәвалану нәтиҗәсендә метастазларның 80 процентын җиңәргә мөмкин булган. Баланы тулысынча Германиядә генә савыктыра алалар. Моның өчен 23 миллион сум акча кирәк. Чарасызлыктан Алена тычканнар бәйләп сата башлый. Кыскасы, бүген 14,5 миллион сум акча җыелган. Гаиләнең кайгысына Германиянең «Киндер» хәйрия фонды да битараф калмаган. Алар килү белән 20 мең доллар күчерәчәкләр. Алена тычканнар бәйләвен дәвам итә. Заказлар бар. Бу хәл беркайчан да күңелне төшермәскә кирәклеге турында искәртә.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле