Актаныш районында юл һәлакәтендә өч бала, ике олы кеше имгәнгән

-- Alfia

Актаныш районында җиңел машиналар бәрелешкәндә өч бала һәм ике олы кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ» га юл һәлакәтенең шаһитлары хәбәр итте.

Зөбәер авылы янында «Шкода Октавия» һәм «Киа Рио» машиналары бәрелешкән. Бәрелүдән машиналарның берсе юл читендәге чокырга төшеп киткән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, авариядә 13, 10 һәм 2 яшьлек өч бала, шулай ук ике олы кеше зыян күргән.

«Бер кеше уртача авырлыктагы имгәнүләр алган. Калганнары җиңелчә зыян күргән. Аларның барысына да авария урынында ярдәм күрсәткәннәр һәм Чаллыга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр», — диделәр министрлыкта.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий