Уфада 22 яшьлек егетне ике тапкыр машина таптап уза

-- Alfia

6 гыйнвар Уфада 22 яшьлек егетне ике тапкыр машина таптап уза, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Мәгълүматлары буенча, егет СССРның 50 еллыгы урамында тиеш булмаган урыннан юл аркылы чыкмакчы булган. Шул чакта аны Рихард Зорге урамыннан Октябрь проспектына таба баручы «Chevrolet Captiva» бәрдергән. Егет бәрелүдән каршы як полосага — «Volkswagen Polo» машинасының көпчәкләре астына килеп төшә һәм шунда ук һәлак була. Аныклап узуларынча, егет колакчыннарда булган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле