Өлкән яшьтәгеләргә яңа түләүләр кертелә

-- Alfia

Россия Президенты Владимир Путин өлкән яшьтәге гражданнарга яңа түләүләр кертүче законга кул куйды.

Сүз пенсия алды яшендәге гражданнар турында бара. Хәзер алар закон буенча үз балаларыннан һәм элекке ирләреннән яисә хатыннарыннан алимент таләп итәргә хаклы. Тиешле норма хәзердән башлап Гаилә кодексында беркетелгән. Иске кагыйдәләр буенча пенсия яшенә кергән гражданнар финанс ярдәменә исәп тота ала, дип билгеләп үтелә. Алар — 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм инде 60 яше тулган ир-атлар.

Владимир Путин ассызыклаганча, ул кул куйган закон пенсия алды яшендәге русиялеләрнең социаль хокукларын нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, пенсия яшендәге Россия гражданнарына өстәмә белем бирү рәвешендә ташламалар әзерләнә. Гомумән алганда, әлеге категория гражданнарны укытуга якындагы өч елда 10 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле