Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова «Салават» җыр театрыннан нигә китүен яза

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова «Салават» җыр театрыннан ни сәбәпле китәргә туры килгәне турында яза.

«Салават» җыр театрында эшләгән вакытта «Татар җыры»нда Фирдүс Тямаев төркеме белән бер гримеркада идек, шунда таныштым алар белән. Укуны уңышлы гына тәмамлау өчен, аннан китәргә туры килде. Дипломны кулга алгач, инстаграмда Фирдүс абыйга яздым. Ул мине концертка чакырды», — дип яза Гөлзада Шакирҗанова Фирдүс Тямаев төркемендә ничек эшләп китүе турында.

«Директорыгыз бик таләпчәндер инде сезгә?» — дигән сорау да бирәләр Гөлзадага инстаграмда язылучылары. «Әлбәттә! Көчле төркемнең көчле җитәкчесе безнең Фирдүс абый», — дип җавап кайтара ул бу сорауга.

 

Мәгълүмат: shakirzyanova_gulzada

Бәйле