Яңа Чишмәдә янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган

-- Alfia

Яңа Чишмәдә агач йортта янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

18.20 сәгатьтә янгын турында хәбәр 7 нче гыйнвар бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номерына килгән. Шалтыратучы Яңа Чишмә авылының Попов урамында шәхси йорт януын аңлаткан.

15 минуттан соң янгын сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләр 64 яшьлек ир-ат мәетенә тап булган.

Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерүчеләр билгеләячәк.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий