Гүзәл Уразова Татар Тудейга кем аны күтәрүен, кемгә «дустым» дип әйтүен сөйләде [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //Алсу Әхмәт видеосы 

8 нче гыйнвар — Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың туган көне иде. Бу уңайдан, аның Татар Тудейга биргән яңа интервьюсын тәкъдим итәбез. 

«Мине халык күтәрде. Тамашачының ел саен безнең концертларга зал тутырып килүләре минем өчен зур бәя. Мин халык кешесе, миңа шулай уңайрак», — ди Гүзәл Уразова.

Шулай ук ул 13 нче Февраль Казанда буласы концертлары турында да әйтеп үтте. «Тамашачылар соравы буенча, Кремльдә куйган тамашаны Казанда да тәкъдим итәргә булдык. Бирегә һәр теләгән кеше килә ала», — ди җырчы.

Гүзәл Уразова концертларына билетларны монда кереп ала аласыз:  Казан | Уфа | Мәскәү
muz.lc/bilet

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий