Лаеш районында юл һәлакәтендә 15 яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән [видео]

-- Alfia

Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, Казан — Оренбург трассасында Егорьево авылы янында ике «Шкода Рапид» кара-каршы бәрелешкән.

Авариядә мәктәп укучысы һәм дүрт өлкән кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле