// Татар Тудей // Татар Бүген //
Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров гаиләсе белән күңелле ял оештырган. Әлеге күңелле ял мизгелләреннән фото-видеоларны ул инстаграмда язылучыларына да күрсәтте.
«Каникулларның соңгы көнендә кызларымны чинатып кайттым әле. Рәхәтләндек шуып басуда. Басу тигез, чокырлар юк. Барысы да җылы киенгән. Куркыныч түгел, ситуацияне контрольдә тоттым», — ди Зөлфәт Зиннуров.
Мәгълүмат Зөлфәт Зиннуров инстаграмыннан