- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Хабаровск өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәгән Башкортстан егетенең үле гәүдәсе табылды.
Билгеле булганча, 21 яшьлек Андрей Михайлов Бикин шәһәрендә вафат булган. Аның гәүдәсе 6 гыйнварда тимер юлында табылган.Солдатның туганы бу турыда социаль челтәрләрдә болай хәбәр итә: “Армиядә хезмәт итә иде. Аны үтергәннәр һәм күпердән поезд астына ташлаганнар”.
Кыз билгеләвенчә, егетнең әти-әнисе әлеге вакытта акчага кытлык кичерә. Улларының гәүдәсен туган җиргә кайтаруда ярдәм күрсәтүчеләр өчен кыз егет әтисенең телефон номерын да куйган.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru