«Бер ятимне рәнҗеткәнсең, шуның яшьләре тоткан»

Менә бер хикмәт, йөргән җиреннән чиргә уралды да куйды Хәния. Яше кырыкка да җитмәстән таякка калды. Барысы да гадәти авыртудан башланды. Тәүдә артык әһәмият тә бирмәде, арыганлык билгеседер, үтәр әле, дип уйлады.

Шәһәргә күченеп килгәч тормышлары җайланган иде. Гатуфы үз эшен башлады, хатын укытучы һөнәренә тугры калды. Бердәнберләре, Лилияләре дә ышанычлы дуслар табып, шәһәр тормышына ярыйсы ук тиз күнекте.

Эшендә гел макталды Хәния. Югары квалификацияле белгеч буларак хезмәт хакын да ару алды. Шәхси тормышына да зарланмый яшәде. Гатуфы гына ара-тирә салгалап кайтканда: «Бер малай алып кайтмадың»,— дип теңкәсенә тиде-тиюен. Лилиясеннән соң никтер башкача йөккә узу бәхете елмаймады шул хатынга. Малай табып сөендерә алмады ирен. Анысына түзәр дә идең, менә авыруы көчәеп хәле мөшкелләнгәч, Гатуфы үзен бөтенләйгә калдырып чыгып китте. Гаепләргә дә җыенмый ул ирен. Бу адымы белән килеште дә кебек. Нинди ир таякка калган хатынга карап утырсын инде?

Дәваханәләр бусагасын аз таптамады хатын.

Әмма бер генә ысулның да файдасы тимәде. Бик күп меңнәрен чыгарып санаторийларга да йөрмәде түгел, тик хәле яхшыруга бармады. Ахырда инвалидлык бирделәр. Ә бер көнне дәвалаучы табибы:—Без дәвалый торган чир түгел, багучыларга барып кара, — дип киңәш итте.

Андый-мондыйга яшьтән ышанып бармаган Хәния, ни хәл итсен, таныш-белешләреннән сорашып, адреслар туплап багучыларга мөрәҗәгать итәргә булды. Ак өметләр белән атлап кергән бусагадан үтүгә, йөзенә сыный карап шундук җавап кайтарды багучылар:

—Бер ятимне рәнҗеткәнсең, шуның яшьләре тоткан. Таяк белән йөри алуыңа шөкер ит, ул баладан гафу үтенмәсәң, урын өстенә егылуың да бик ихтимал…

Менә сиңа, кирәксә! Бер түгел, өч кешедән бер үк төрле җавап ишетте Хәния. Тәмам аптырауга калды. Бу ни хәл? Юлында андый ятимнәр дә очрамады бит, юкса… Тынычлыгын җуйган хатын, торган саен ныграк бетеренде. Дарулар белән уына-сөртенә озын кышларны исән үткәрә алса, хезмәт юлын башлаган Бакырлы авылына кайтып танышлары белән очрашып, хатирәләрне яңартып килергә дигән уй белән язларны түземсезләнеп көтеп алды.

Ниһаять, ул көн дә җитте. Кул таягын алып, мөмкин кадәр күчтәнәчләрен булдырып, тәвәккәлләп юлга чыкты Хәния. Район үзәгенә кадәр шәһәрара автобуста бер кыенлыксыз килеп җитте. Мәгәр район үзәгеннән 20 чакрым арада урнашкан Бакырлы авылына әле булса маршрут автобус йөрми. Иң яхшысы — халык телендә «аптырау почмагы» дип йөртелгән юл чатында үз уңаена узачак машина килеп чыкканны көтү.

Озак көтәргә туры килмәде хатынга. Яшел төстәге унынчы модель «Жигули» килеп тә туктады. Ир-яңа машина салонында иптәше белән кул баласы — нәни кызчыгы да бар яшь ирнең.

Шофер янәшәсендәге утыргычка кереп утырганда ук ирнең йөзе таныш сыман тоелды Хәниягә. Кем соң ул? Кайда күргәне булды үзен? Кемгә охшатып танырга, кем дип эндәшергә белми. Уйлары һаман чишелергә ашыкмый.

—И-и-и, кызым-наныем, тагын астыңны юешләткәнсең. Радик, бер арада туктап, астын алыштырып алыйк әле Миләүшәнең…

Арткы утыргычларда бәбие белән мәш килгән сылу ханымның сүзләре Хәнияне төпсез уйларыннан «айнытып» җибәрде:

—Радик? Радик! Балам, синмени? Танымадым, валлаһи! Кичер мине, балам… Хәтереңдәдер, мин синең укытучың, сыйныф җитәкчегез булган Хәния… — Чамадан тыш дулкынланган хатын, тынып калды…


Педагогик институтның физика-математика факультетын тәмамлаган яшь гаиләне 1980нче еллар уртасында юллама белән Бакырлы авылындагы урта мәктәпкә эшкә җибәрделәр. Мәктәп аерым йорттан фатир бирде. Сәгатьләр дә җитәрлек бүленде. Сыйныф җитәкчелеге дә өстәлде.

Тәккәбберлек чиксез иде Хәниядә. Коллективтан аерылып йөрергә яратты, авыл мәктәбе укучыларының үзенә: «Апа», — дип мөрәҗәгать итүләрен бөтенләй өнәмәде, «Хәния Әминевна»,— дип дәшүләрен таләп итте. Уз сыйныфындагы дүртенчегә биш чакрымдагы авылдан килгән балалар арасындагы Радикны күңеле бөтенләй кабул итмәде.

…Көз аеның салкын, койма яңгырлы көне. Укучыларны хуҗалык басуына кул көче белән бәрәңге уңышын җыярга чыгардылар. Илкән сыйныф укучылары сәнәк белән казый, урта сыйныфларда алучылар чүпли.

Күрше авыл укучылары ул көнне эшкә бер сәгать чамасы соңлап килделәр. Киемнәренең бер коры җире юк. Арада иң тәрбиясез, иң караусыз киемлесе Радик иде. Аякта тишек итек, аның эче тулы су, бер кат чалбар, аның да тубык турысындагы җепсәргән өлешеннән малайның аягы күренеп тора. Баллон куртка эченнән өлтерәп торган бер кат күлмәк кигән. Башта бүрек, ул да туктаусыз яуган яңгырдан күшеккән. Истән карлы яңгыр явып тора, кая инде ул кулга бияләй кию!?

Хәния Әминевна үз сыйныфындагы 7 укучыны тезеп бастырып эт итеп әрләргә кереште:

—Оятсызлар! Битсезләр! Эшкә булса соңлап киләсез, минем йөземне кызартасыз бит. Ә син, Радик, һаман әйткәнне тыңламыйсың! Күпме әйттем: «Кешечә киенеп йөрергә кирәк!» дип. Кара үзеңә: хәерче кебексең, карарга да оят бит!…

Хәния Әминевна, әлбәттә, хуҗалык рәисенең басу юлы белән килеп туктаган «УАЗ»ын шәйләмәде. Бу ямьсез әрләүнең шаһиты булган Әмир Мәҗит улы балалар алдында тыныч кына сүз башлады:

—Ул егетне, зинһар, тиргәмәгез, мин аны хәзер алып кайтып китәм. Бүген таңда каты авырудан Радикның әнисе үлеп китте… Белүегезчә, сигез ай элек әтисен җирләгән идек. Эшкә килмәсә дә ярар иде, тиргәлүдән курыккандыр. Әйдә, Радик, бирешмә, нык бул. Син — егет кеше бит!

Уксез ятим калган малайны кызганудан, бәгырьсез Хәния Әминевнага күз яшьләрен күрсәтергә курыккан укучыларның да күңелләре елады. Эшләре эш булмады, төшке аш та тамакларына бармады. Боларны күңеле белән тойган, әйткән сүзен кире ала алмаячак Хәния үкенеп тә куйган иде…


—Кичерә күр мине, зинһар өчен, балам, Радик…

—Онытылмаса да, ул көннәр еракта калды, хәзер үзебез әти-әни булдык инде, апа… Армиядән кайтып, Себердә урнаштым, өйләндем. Әле авылга, әти-әнинең мәңгелек йортын тәрбияләргә, абыйларга йорт мәшәкатьләрендә ярдәмләшергә кайтуыбыз. Тукталыр кешегез булмаса, әйдәгез, абыйларга, Апа!

—Юк, юк… рәхмәт, балам. Тукталыр кешеләрем бар. Исән йөре, игелек күр, — дип Хәния Бакырлы авылында төшеп калды.

Бу юлы үзенә «Апа» дип дәшүгә дә ачуланмады, киресенчә, күңеленә билгеле бер җиңеллек таралуын тойды, ике бөртек күз яше бите буйлап тәгәрәде…

Аида Хәйртдинова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий