«Сабыйлар бу йортта әти-әниле дә була. Ә бер көнне бу балаларны эзләп әбиләре килеп төшә»

Алар 13 ел буе бала сөяргә тилмерә. Үзләренекен сабый туарга өлгермичә дә югалталар. Әмма өметләрен өзмиләр. Кайчан да булса бала сөясенә ышаналар. Кукмара районының Үрәсбаш авылында гомер итүче Гөлнур белән Владимир Андреевлар берне түгел, өч сабыйны бәхетле итәләр.

– Балабыз булмагач, иремне берәр ятим алырга үгетли башладым. Башта карышты. Әле ярый, күрше хатыны булды. Надя үз кызы бар килеш, бала алырга йөри иде. Шуннан соң ирем дә ризалашты, – дип сөйли Гөлнур. – Җомга тотынган эш уң булды. Документларны да тиз әзерләп тапшырдык. Казанга барып укып кайттык. Бала аласы көнне Чаллыга күрше хатыны белән киттек. Безгә күрсәткән бала Надяга да ошады. Ә минем йөрәк шулчакта кылт итеп куйды. Минеке, дим эчемнән. Надяның да күзләре балкый. Күршемә, син алма, миңа булсын, дип ялына башладым. Мишадагы авыруларга да игътибар итмәдем. Шулай итеп, без уллы булдык.

Мишага ул вакытта 2 яшь тә 4 ай була. Авырлыгы нибары – 10 кило, буе – 80 сантиметр. Хәзер әнә әнисе горурланып туя алмый. 14 яшьлек егет 1 метр да 70 сантиметрга җиткән, 44 үлчәмле аяк киеме кия. Ә сабый чагында хәлләре җиңел булмый. Бик каты авырый ул. Өянәкләре дә була. Әмма әниләре вакытында табибларга күрсәтеп, авырлыкларны җиңеп чыгалар. Сабый әти-әниле генә түгел, әбиле дә була. Анна түти оныклы булганга сөенеп туя алмый. Килененә бала карарга бик булыша.

– Мишаны өч ел буе тәрбияләдек. Табибларга йөрттек. Аллага шөкер, авырулары кимеде. Кулыннан килмәгән эше юк аның. Бигрәк тә техникага хирыс. Без алганда документларында үз әтисенең механик булып эшләгәне язылган иде. Кем белә, бәлки, бу шөгыле нәселдән киләдер. Өйдә нәрсә ватылса да, тиз арада төзәтеп куя. Әйткәнне дә көтми, – ди әнисе.

Малайлы булгач та, Гөлнурның күңелендә кыз сөю теләге дә барлыкка килә.  Баштарак иренә әйтергә куркып тора. Әмма Ходай насыйп итсә, кая бармак кирәк?! Мишаны алып кайтуларына өч ел узгач, аларга опека бүлегеннән шалтыраталар. Баксаң, малайның туганнары бар икән!

– Бер кыз белән бер малайга урын кирәк, диләр. Мин инде хыялга чумып бетсәм дә, ирем каршы килде. Шулчакта әнием ярдәм итте, – дип искә ала Гөлнур. – Мең рәхмәт аңа. Мишаның бертуганнарын безгә кайтару өчен әни бик тырышты. Владимир белән ул да сөйләште. Шулай итеп, без өч балалы булып куйдык. Өебезгә Руслан белән Ралина кайтты.

Әнисез калган игезәкләр нихәлдә? Алар турында яңалык бар

Ә бер көнне бу балаларны эзләп Үрәсбашка үз әбиләре килеп төшә. Андреевларның өйләрен күреп, шакката ул. Менә дигән йорт, бәдрәф, мунча өйдә. Кызының сабыйлары яхшы кешеләргә эләккәнгә сөенеп, риза булып кайтып китә. Баксаң, бу балаларның тагын 6 туганы бар икән. Ике кыз һәм малайны әбиләре үзе үстереп аякка бастырган. Аннан соң туган сабыйлар Андреевлар бәхетенә насыйп булган. Алардан соң туган өч кыз башка гаиләләрдә тәрбияләнә.

– Балаларымның әниләре белән дә очраштым. Безгә тапшырганчы Ралинаны табиблар тикшерде һәм аның белән берничә көн Чаллы хастаханәсендә ятып чыктык. Шулчакта бала янына әнисе килде. Чибәр генә ханым. Баланы миннән алмакчы була. Тик бала әнисенә бармады. Минем куенга сыенды. Сабый күңелендә нидер булгандыр инде, – ди Гөлнур. – Балаларны алганга бер дә үкенмим. Барысын да табибларга йөрттек. Авырулары калмады. Үзләренең төрле чагы булды. Шук инде алар. Авылдашларыма да рәхмәт. Сезнең балалар болай эшләгән, тегеләй эшләгән, дип сүз ишеттермәделәр.

Әниләре бу балаларның беренче көннәрдә ашап туя алмауларын хәтерли. Икәүдән икәү калгач, Ралинаның ризык сорап елаганын әле дә оныта алмыйм, ди. Алып кайтканның беренче көнендә ашамаган ризыгы калмый. Кызчыкның тешләре дә каралган була. Черегәндер инде болар дисә, берәр атна чистартканнан соң, агара башлыйлар. Сабыйлар бу йортта әти-әниле генә булып калмый, кешечә яшәргә өйрәнә.

– Балалар әниләренең исәнлеген дә белә. Әбиләрен дә көтеп торалар. Каршы килмибез. Үз баласыннан игелек күрмәгән гаиләләр дә аз түгел. Безгә әти, әни дип торулары да җитә! Аларны алып кайткач, өебезнең яме артты. Рәхәтләнеп уйныйлар, тормышыбыз түгәрәкләнде, – ди Гөлнур. – Фамилиядәмени хикмәт! Игелекләрен күрергә язсын. Безнең тәрбияне онытмасыннар, үстергәнне белсеннәр иде. Бу балалар – безнеке бит инде. Табып үстермәсәм дә, йөрәгем түрендә бары алар гына.

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан газетасы 

Әмир Яңа елны яңа өйдә каршы алды

Бәйле