«Адәм белән Һава» концертында тамашачылар, җырчылар ТНВда тапшыруның ябылуына каршылык белдерде [видео]

// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт 

ТНВ каналында “Адәм белән Һава” тапшыруының ябылуы тамашачыларны борчуга салды. Күп тамашачы үз тарафыннан, телеэкраннарда дәрәҗәле урын алган әлеге тапшыруның ябылуына каршы булуын белдерде. “Адәм белән Һава”  тапшыру гына түгел, ә зәвыклы концерт-тамаша да. Казанның Филармония залында 9 гыйнвар узган әлеге концерт, тапшырудагы кебек үк кеше белән бер элемтәдә, интерактив форматында узды, һәм хәтта, эстрададан югалып торган, ләкин тамашачы күңелен яулаган артистларны да халык хозурына чыгарды.

Концертта чыгыш ясаган артистларның бөтенесе диярлек “Адәм белән Һава” тапшыруының геройлары. Сәхнәгә халык күңелен күптәннән яулаган, әмма соңгы арада эстрадада сирәк күренгән җырчылар да катнашты. Алар арасында Асылъяр һәм Дәниф Шәрәфетдинов иде. Моның өчен тамашачы оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләрен белдерде. Асылъяр исә, Ләйлә Дәүләтова әйдәп барган тапшыруда катнашмаган бердәнбер җырчыдыр мөгаен:

— Ләйлә белән без күптәннән таныш. Баштан, аның турында, әлбәттә, шигырьләренә язылган җырларны тыңлап белдем, аннан үзе белән танышып аралаша башладык. Бүгенге көндә мин башкарган бер генә җырыбыз бар, ул да булса “Мәхәббәт көче” дип атала, алга таба тагын уртак иҗат җимешләребез булыр дип өметләнәм. Ләйлә оештырган концертта җырлау бик рәхәт, чөнки ниндидер бер табигый, иркен нотада уза тамаша, дип сөйләде Асылъяр.

Сүз уңаеннан, җырчы “Адәм белән Һава” тапшыруын бик рәхәтләнеп караганын әйтте, һәм аның ябылуы хакында Татар тудей хәбәрчеләреннән генә белгән икән. Асылъяр бу күренешкә үз фикерен белдерде.

— Бу тапшыруны гаиләбез белән карыйбыз һәм аның ябылуы хакында сездән  беренче ишетәм, һәм әйтәсем килә, андый тапшыру бетәргә тиеш түгел. Гомүмән, һәр милләттә гаилә кыйммәте-иң төп кыйммәтләрнең берсе, ә татарда инде ул бигрәк тә. Гаиләле кешегә бөтенләй икенчерәк караш бит бездә, гаиләле-төпле кеше димәк дип карыйлар бит. Милли кыйммәтләребезнең төп нигезләренең берсе-гаилә, минемчә. Шуңа күрә, мондый тапшыру булырга тиеш. Беренчедән, ул тапшыру тамашачыга гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен күрсәтсә, икенчедән, татар телебезне саклауда һәм үстерүдә зур ярдәм куя, чөнки бүгенге көндә телебез бетте диярлек, бары тик аһәңнәре генә калды. “Адәм белән Һава” телне саклауның бер юнәлеше иде. Мондый тапшырулар булырга тиеш, чөнки анда төрле гаиләләрне күрсәтәләр, гаилә булгач балаларга да сораулар бирәләр, фикерләрен беләләр. Тапшыруны бит олылар гына түгел, балалар да карый, ә телевизордан, интернеттан күрсәткән күренешләр популяр дип санала. диде җырчы.

Тамаша җырлар белән генә чикләнмәде, сәхнәдән пародияләр дә яңгырады. Халык тарафыннан аерым җылы кабул ителгән һәм алкышларга күмелгән чыгышларның берсе Фирдүс Тямаев һәм Русия президенты Владимир Путинга ясалган пародия иде. Пародияләрне, концертны алып барган Айнур Сөләйманов башкарды. Путинга ясалган пародиядә “Адәм белән Һава” тапшыруы ябылуы телгә алынды. Имеш тә нәкъ менә шул сәбәпле Путин бирегә килгән һәм әлеге мәсьәләне чишәргә җыена.

Популяр җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның сәхнәгә чыгуы тамашачыларның күңелен тагын да күтәрде. Җырчының эстрададан югалып торуы халыкны борчуга салган булган. Искәртеп үзганча, тамаша интерактив рәвештә барды, тамашачылар Дәниф Шәрәфетдиновка сораулар яудырып, аның сәламәтлеге хакында, кайчан концертлары башлануы хакында сорашты һәм концертны оештыручы Ләйлә Дәүләтовага мондый артистларны күрергә мөмкинлек биргән өчен олы рәхмәтләрен белдерде.

Тамашада катнашкан популяр инстаблогер, инвалид арбасында булган Миләүшә Зарипова “Адәм белән Һава” тапшыруы аның тормышын ничек үзгәрткәне турында сөйләде.

— Бер көнне кибеттә булган вакытта “Эх, “Адәм белән Һава” тапшыруында катнашсам иде” дип хыялланып алдым. Ышанасызмы, биш минут та үтми Ләйлә Дәүләтова “Миләүшә, сезне тапшыруымда катнашырга чакырмакчы идем”, дип шалтырата. Чын могҗиза булды бу. Ул вакытта нәкъ инстаграмымны үстергән чакларым иде, шушы тапшыруда катнашканнан соң, бик күп кеше минем белән кызыксына, таный башлады. Шуның өчен мин Ләйлә Дәүләтовага бик рәхмәтлемен. Ул артистларны гына түгел, безнең кебек, әйтик мөмкинлекләре чикле булган, кешеләрне дә чакырып халыкка таныта. Бу бик мөһим һәм әлеге тапшыруның әһәмияте дә шунда иде. Инде тапшыру ябыла дигәч мин үзем дә бик борчылдым. Миңа калса, тапшыруны бетерергә ярамый, һәм Ләйлә моңа юл да куймас, ул барыбер берәр җаен табып тапшыруны алга таба да дәвам итәчәк дип өметләнәм, диде безгә Миләүшә ханым.

Әйе, дөрестән дә, тапшыруның авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова тапшыруны ябарга җыенмый. Барлык нечкәлекләрен безгә сөйләмәсә дә, тапшыруның һичшиксез дәвамы булачагы турында әйтте.

— Концертта катнашкан барлык артистларга да зур  рәхмәт, чакырганнары да, чакырмаганнары да килде. Ә тапшыруга килгәндә, кайгырырга кирәк түгел. Әйе, ул ябылды, ләкин халыкның моңа карата булган көчле реакциясе, үземә зур көч өстәде һәм, Аллаһ бирсә, ачырбыз дип уйлыйм. Төп төгәл ничек һәм кайчан икәнен әлегә әйтә алмыйм, ләкин “Адәм белән Һава” алга таба да тамашачыны яңа геройлар белән сөендерәчәк һәм тагын да яхшырак һәм кызыклы булачак. Тапшыруның форматын үзгәртәсем, яңалык өстисем килә. Әлегә шул үзгәртү өстендә эш алып барабыз. Камиллекнең чиге юк, шуңа күрә тагын да кызыграк итеп эшләргә ният, чөнки кеше нәрсә карарга тели -аңа шуны бирергә кирәк, дип әйтте Татар тудейга шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

«АДӘМ БЕЛӘН ҺАВА»НЫҢ УЗГАН ЕЛГЫ КОНЦЕРТЫ

 

 

Бәйле