Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән [видео]

-- Alfia

Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария 14 нче гыйнвар иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий