Мәскәүдә яшәүче танышым, шалтыратып, болай дип сөйләде: “Эштән кайтып килгәндә тукталышта бер сәрхүш миннән адрес буенча юл күрсәтүемне сорады. Башкалада еш була торган хәл, мин аңа барысын да тәфсилләп аңлаттым. Сөйләшеп торган арада ул татарча сүз кыстырды.
— Әллә син татармы? – дим.
— Әйе, Мин Башкортстаннан, — ди бу. Районын әйтә. Синең туган районыңны, авылыңны әйткәч, артыма утыра яздым.
«Тик миңа авылга кайтырга ярамый шул. Өзелеп ачыкканда үзебезнең пәрәмәчләрне, бәлешләрне күз алдыма китерәм. Кышкы суыкларда зәңгәрләнеп туңган чакларымда әнкәй агарткан мичкә арка терәп торган чакларымны искә алам. Кайтсам да, тотып җәзалаучы булмас та бит, туганнар да урамга куып чыгармас, әмма юлга нидер аркылы төшә. Нидер ул, белмәссең…” — ди ул.
…Елак кына бер малай булып үсте ул. Ә үсеп җиткәч, бер җаһилга әверелде. Ике тапкыр өйләнде, ике хатынын да эт кадерен калдырмыйча тукмый иде. Түзмәделәр, бичаралар, балаларын алып кайтып киттеләр. Ә ялгызы калгач, ир бөтенләй шашты, үз алдына котырынды-котырынды да, әтисе хәләл көче белән салган мунчаны, соңрак йортны да яндырып, каядыр чыгып югалды.
Кайтыр юлга нәрсә аркылы төшә, дисеңме? Ләгънәттер ул, туган нигез ләгънәте.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru