Филүс Каһиров Салават Фәтхетдинов юбилее турнирында: “Татарларда мини-футбол милли көрәш кебек зур чарага әверелсен иде” [фото-видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт

Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры узды. Турнир Татарстанның спорт министрлыгы карамагы астында үтте. Шулай ук чара Татарстанның халык артисты, Салават Фәтхетдиновның 10 гыйнварда узган 60 яшьлек юбилеена да багышланды.

Турнирда “Җырчылар”, “Салават җыр театры”, “Журналистлар”, “Болгар радиосы”, “Татар радиосы”, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары, “Точка-точка” китереп бирү ширкәте такымнары көч сынашты. Турнирда төп җиңүгә “Җырчылар” такымы иреште, икенче урынны журналистлардан торган такым яулады һәм Кәрим Тинчурин театры артистлары лаеклы өченче урынны алды.

Татарстнның халык артисты Салават Фәтхетдинов финал ярышлары алдыннан футболчыларга нәсыйхәт сүзләрен әйтте:

— Сәнгатьтә дә, спортта да, бер-беребезне яхшы яктан гына күрсәтеп, бер-беребезне саклап, бер-беребезне санлап матур итеп яшик бу дөньяда. Әлеге турнир дәвамлы булсын. Киләсе елда, кечкенә генә юбилей-5 еллыгы көтелә, без аны тагын да зуррак һәм матуррак үткәрербез, Аллаһ теләсә.

Җырчылар такымының капитаны, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның әлеге турнирда икенче мәртәбә катнашуы. Бу юлы ул хәтта иң яхшы капитан номинациясендә дә җиңү яулап мәртәбәле сынга ия булды.

— Спорт белән сәнгать янәшә барганда аерым бер тандем туа. Гомүмән, шушы чара алга таба зур бәйрәмгә әверелүен теләр идем, әйтик милли көрәш кебек. Бу безне тагын да берләштерә, биредә артистлар гына катнашмый, тамашачылар да килеп рәхәтләнеп җан ата. Алга таба безне берләштерә торган шул чараны үстерүгә мин көч куячакмын һәм киләсе елларда турнир тагын да югары сыйфатта үтсә мин бик шат булыр идем, дип бүлеште уеннан соң барлыкка килгән хис-кичерешләре белән Филүс Каһиров.

Капитан булу авырмы дигән сорауга җырчы бу җиңү безнең уртак эшебез, дип җавап бирде:

— Үз такымымда булган барлык егетләргә рәхмәтләр белдерәм. Бергәләшеп, бердәмләшеп, талашмый-сугышмый, бер-беребезне аңлап эш итеп яулап алган җиңү бу.

ТНВ каналында хоккей ярышларын татар телендә алып баручы, Кәрим Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин хоккей белән футбол уеннарын алып баруның аермасын әйтте:

— Хоккей уеннарын без экраннар аша карап алып барабыз, биредә исә уен кырында булып алып барырга туры килде. Монсы тагын да кызыграк, чөнки бар нәрсәне карап өлгереп алырга кирәк. Терминология ягыннан да аерма бар, кайсыбер җирләрдә ялгышып та алдык-туп урынына алка дигән сүзне дә ычкындырып алдык.

Җан атуга килгәндә Рөстәм Гайзуллинга бигрәкләр дә борчылып утырырга туры килде. Чөнки ярышта катнашкан өч такым да Рөстәмгә якын иде:

— Җан атуга килгәндә, Болгар радиосы такымы да үземнеке, Тинчурин театры да үземнеке, ТНВ каналы такымы да миңа якын, шуңа күрә тынычрак карап утырырга тырыштым, кайсы такым өчен күбрәк җан атканымны сиздермичә генә. Тинчурин театры такымы белән Татар радиосы ярышын миңа алып барырга туры килде. Шуңа күрә аерым басым ясап җан атып утырмадым, объектив булырга тырыштым. Ә инде Болгар радиосы уйнаганда, тамашачы буларак утырдым һәм бераз тамаклар авырта башлады инде.

Турнирда катнашкан һәр такым мәртәбәле дипломга һәм бүләкләргә ия булды. Оештыручылар хәтта, аерым номинацияләр булдырып, иң шәп капкачыны (Җәүдәт Абдуллин “Журналистлар”), сакчы (Зөлфәт Закиров “Тинчурин театры”), иң яхшы бомбардир (Риназ Фәзлиәхмәтов “Җырчылар”), иң яхшы капитан (Филүс Каһиров “Җырчылар”), иң шәп алып баручы (Рөстәм Гайзуллин), турнирның иң яхшы уенчысы (Инсаф Бәдретдинов “Җырчылар”) аерым сыннар белән дә бүләкләде. Уенчылардан тыш иң актив җан аткан тамашачы да бүләккә ия булды. Ә ярышның төп җиңүчеләренә Салават Фәтхетдинов күчмә кубокны тапшырды.

 

 

Бәйле