«Татар радиосы»ның элекке баш мөхәррире Айваз Садыйров вазифасыннан китү сәбәбен әйтте

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //
Танылган алып баручы Айваз Садыйров «Татар радиосы»ндагы вазифасыннан китү сәбәбен әйтте.

Айваз Садыйров:

– Генри ага Форд әйтмешли: «Кешене ике стимул эшләргә мәҗбүрили: хезмәт хакы һәм эшне югалтам, дигән курку». Башка өлкәләрдә ничектер, белмим, әмма безне бу ике төшенчә генә җиктертми камыт кидереп. Иҗат итү, милләткә хезмәт, гамәлләреңнең бөртеген генә булса да тарихта калдыру теләкләре һәм яну — менә ул иҗат өлкәсе стимуллары!
Соңгы ярты елда радиода мөхәррирлек белән директор вазифасын бергә алып барырга туры килде миңа. Яңа ел алдыннан мөхәррирлекне коллегам кулына тапшырдым. Менә хәзер төп яңалыгым: кичә акционерлар һәм хәзерге җитәкчелек белән радио директоры вазыйфасы турында сөйләшкәндә уртак фикергә килә алмадык. Ике якның шартлары да бер-берсен канәгатьләндермәде.
Шулай итеп «Татар радиосы»ндагы 5 ел җитәкчелек итүем мантыйкый ахырына якынлашты, диик.
Ә «яну»га килгәндә, алга таба иҗаттан аерылып, административ эшләрне алып бару гына бирмәячәк миңа бу януны. Хәзерге вәзгыять минем өчен иң дөресе, уңайлысы.
Журналистларны алга таба планнарым кызыксындырыр. Хәзер үк әлегә әйтергә яраганын гына әйтеп куйыйм да, башка борчымый торыгыз. Алда ял итеп торырга бер генә көн дә вакыт юк. Ниһаять, соңгы 1,5 ел әзерләгән шәхси зур проектыма ныклап тотына алам. Аның турында соңрак үзем сөрән салырмын. Аннан, языла башлаган кандидат эшен тәмамлап, аны яклауга әзерләнергә кирәк.
Яраткан радиома һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булуын, маркасын гел югары тотуын телим! Ура!
Мәгълүмат Айваз Садыйров инстаграмыннан

Бәйле