Тетрәндергеч вакыйга: Йәмәндә мәчеттә 5 кешене атып үтергәннәр, 11 кеше яраланган

-- Alfia

14 нче гыйнвар Йәмәннең көньягындагы Абьян провинциясендә урнашкан мәчеттә атыш булган. Кимендә биш кеше һәлак, тагын унбер кеше яраланган. Бу турыда Al Arabiya телеканалына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Телеканал мәгълүматы буенча, җинаятьче Ас-Сулаа авылындагы мәчеттә өйлә намазы вакытында ут ача. Һәлак булучылар арасында мәчет имамы һәм җинаятьченең әтисе дә бар. Яраланган кешеләрнең кайберләре авыр хәлдә.

Мәчеттәге кешеләргә аткан ир-ат психик авыру булган. Ул кешеләргә атканнан соң, качып киткән. Хәзерге вакытта җинаятьчене полиция эзли, диелә хәбәрдә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: media.az

Бәйле