Эмиль Талипов гаиләсендә шатлыклы вакыйга

-- Alfia

Камал театры артисты Эмиль Талиповның кызы туган. Бу хакта Камал театры инстаграмында хәбәр ителде.

«Дуслар, шатлыклы хәбәр! Эмиль һәм Илсөяр Талиповлар гаиләсендә кыз туды! Эмиль һәм Илсөяр беренче тапкыр әти-әни булдылар! Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
Кызыгызның әнисе кебек гүзәл, әтисе кебек акыллы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балаларыгызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр! — дип язалар әлеге бәхетле гаилә турында  хезмәттәшләре.

 

Бәйле