Татарстанда юл һәлакәтенә очраган машинага ут капкан

-- Alfia

Бүген, 16 гыйнварда, 7:26да Шәле — Саескан Тавы юлында Лаеш районының Татар Янтыгы авылы янында өч машина бәрелешкәнлеге турындагы хәбәр коткаручыларга килеп ирешә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лада Ларгус, Ленд Ровер, Тойота Хайлакс машиналары бәрелешәүдән туган һәлакәттән Лада Ларгус машинасы яна башлаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән, аларны хастаханәләргә озатканнар.

Тиз арада килеп җиткән яңгын сүндерүчеләр аны 8:01дә сүндергән.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

Бәйле