Татарстанда социаль приютта балалар хезмәткәрнең җенси мөнәсәбәтләр таләп итүеннән зарлана [видео]

-- Alfia

Татарстан прокуратурасы социаль приютны тикшерә. Анда балалар хезмәткәрнең җенси мөнәсәбәтләр таләп итүеннән зарланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Социаль челтәрләрдә видеоязма чыкты. Анда Татарстанның Балык Бистәсе районында социаль приютта тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәрләренең берсе җенси кагылгысызлыгына кул сузулары турында сөйлиләр.

Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек ведомствосы тикшерү оештырган, ә социаль приютка прокурор таләбе буенча тикшерүчеләр чыккан. Хәзер хокук саклаучылар социаль челтәрләрдә урнаштырылган мәгълүматның дөреслеген тикшерә.

Шулай ук прокурор балигъ булмаганнар белән видеоязма ясаучыны һәм видеороликларны интернетта урнаштыру хокукый яктан дөрес булу-булмавын тикшерәчәк.

Закон бозуларны ачыклаган очракта чара күреләчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: kazanreporter.ru

Бәйле