Мин Казанга авылдан килгән кеше. Ирем Казанныкы иде. Икебезгә дә утызлар тулып килгәндә генә, соңлабрак өйләнештек. Мин килгәндә кайнанам да, кайнатам да исәннәр иде әле. Гомерләре озын булды. Егерме биш ел бергә яшәдек. Өч бүлмәле фатирда тордык.
Кайнанам мине килүгә үк яратмады. Сәбәбе дә юк, ә яратмый. Иремнән зарлана алмыйм. Аның мине какканы булмады. Шул ук вакытта әти-әнисенә дә каршы бара алмый торганрак кеше иде.
Кайнанам белән кайнатам бик озак еллар бездән бикләнеп яшәделәр. Мин килгәч, үз бүлмәләренә башта ике яктан да бик куйдылар. Эчтән кергәч, бикләнеп утыралар иде, бүлмәдән чыкканда йозак эленеп торды. Аннары соң ирем белән миңа аерым туңдыргыч алырга куштылар. “Сез безгә караганда күбрәк ашыйсыз, аерым булсын”, – диделәр. Шулай итеп, бер фатирда яшәп, бикләнеп йөрдек, аерым-аерым ашадык. Утыз яшем тулганчы мин тулай торакта яшәгән кыз идем бит.
Анда да күршеләр белән шулай аерым-аерым яшисең. Бер катта, бер үк стеналарда яшибез, ә бар да аерым. Бүлмәне бикләп чыгасың, уртак кухня, бер газ плитәсе тора. Ә бар да үзенә үзе генә хуҗа. Монда да шулай булды. Әмма тулай торактагысын аңлап була иде әле. Барыбыз да бер-беребезгә чит кешеләр бит инде. Ә монда алай түгел бит: бер гаилә, әти-әниләр.
Барысы өстенә, кайнанам миңа яла ягарга ярата иде. Фәлән әйберем бар иде, төгән әйберем бар иде – хәзер юкка чыкты, син генә алдың, дип бәгыремә үтте. “Нишләп синең әйберне алыйм инде, юкны сөйләмә, әни. Ышанмасаң, кереп кара”, – дип әйтә идем. Без ирем белән бүлмәгә бик куймадык. Ишекне ябып кына йөрдек, ә ачкычлар куйган булмады. Берзаман безгә әти килде. Умарта тоталар иде алар. Елга бер, бал аерткач, Казан базарына килеп саталар иде. Эше беткәч, күчтәнәчкә дип бер банка бал күтәреп әти килеп керде. Шунда кода-кодагыйларының ниндиерәк кешеләр икәнен күреп, исләре-акыллары киткән иде инде. Авылларда ул вакытта йозакның ни икәнен дә белмиләр иде бит. Тегендә-монда чыгып киткәндә дә ишеккә берәр ыргак яисә агач ботагы кыстырып куялар иде. Ә монда, бер өйдә яшәп тә, йозак. Ул йозак үзләре шактый олыгайганчы торды әле. Беренче булып кайнатам үлеп китте, аннары соң кайнанам китеп барды. Безнең ирем ул вакытта балалар зурлар иде инде. Шулай бергәләшеп яшәдек.
Хәзер мин үзем дә кайнана кеше инде. Әмма исемдә генә шулай ул. Киленемә үзем килен булып яшим. Хәзер шулай бит. Аны мин генә түгел, кайнана булган күпчелек кешеләр шулай ди. Килен сүз әйтмәсен, балалар әйбәт торсын дип яшибез. Бергә яшәгәч, бигрәк тә шулай. Аларга авырлык килмәсен дип, күбрәк үзем ашарга алып кайтам, үзем пешереп, әзерләп куям.
Әле шулай да ярап бетеп булмый. Беркөнне базарга чыгып кердем дә, алып кергән печенье-прәннекләр белән чәй эчәргә утырдым. Онык бөтен өйне бер итеп йөгереп йөри, тәпи киткән чагы. Яныма килеп аягыма сарылгач, бер читен китеп кенә прәннек бирдем. Авызга карап тора бит бала, ничек бирмисең инде. Шуннан бик канәгать булып тагын йөгереп китте.
Минут та узмагандыр, бүлмәдән килен очып чыкты. “Балага аның ише баллы ярамый бит әле, ник теләсә нәрсә тоттырасың. Үзең ашыйсың икән – аша, балага бирмә! Бер минутка да синең белән калдырырга ярамый икән”, – дип, теләсә нәрсә әйтеп бетерде. Яшьләр уйлап-нитеп тормый бит ул хәзер, турыга әйтәләр. Әллә нәрсә бирсәм бер хәл иде инде, ярты чирек прәннектән нәрсә булган шулкадәр? Артык баллы да түгел инде, гади генә.
Аллергияле бала да түгел ул, аның ише әйбере булганы юк. Безнең авылда туганнар бар. Шулай ук кечкенә генә бала үстерәләр. Атасы балык тотып, тозлап киптереп ашый шуның. Өстәл буенда утырганда бала да күрә, сорый ди. Исләре дә китми аларның, кылчыкларыннан чистартып, бер кисәк балыкны аңа да тоттыралар. Бала бик тәмләп кенә әллә күпме вакыт суырып йөри шул кисәкне диләр. Ә монда бер чеметем прәннек өчен әллә ниләр ишеттем. Бирмәгән булсам, онык елап китеп барыр иде.
“Ник елаттың инде аны?” – дип, тагын начар булып калыр идем. Бик кәефем төште. Чәйнең тәме китте шуннан соң. Өстәлне торып җыеп куйдым да, дәшмичә генә үз бүлмәмә кереп киттем. Улым эштә иде, ул берни белми. Минем аның хатынына зарланганым юк.
Арада шундыйрак хәлләр булганын килен, бәлки, сөйли торгандыр, белмим. Улым белгертми алай. Ирем исән булганда бу кадәр күңелсез булмый торган иде. Ул үлгәч, күңелем юктан да тулышырга гына тора.
Тәнзилә апагыз, Казаннан
Мәгълүмат: beznen_avil