Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, республикада юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Төнлә температура 0..-5, көндез -3..+2 градус тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда моннан 17 ел элеккеге температура рекорды куелуы хакында хәбәр иткән иде инде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле