19 нчы гыйнвар Башкортстанның Дүртөйле районындагы бер крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек фермасы территориясендә тракторчы үлгән.
Бу хакта 20 нче гыйнвар Хөкүмәт йортындагы оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. Ир тракторда эшләгән вакытта материалларны транспортировкалау җайланмасына эләккән.
Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, 40 яшьлек хезмәткәрнең үлү факты буенча тикшерү үткәрелә.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru