Миңтимер Шәймиев туган көнендә Рөстәм Исхакый: «Сез әле хәзер дә Татарстанга…» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

20 нче гыйнвар — Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең туган көне. Татар Тудей порталы җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхакый аны гомер бәйрәме белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.

Татар Тудей порталы җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхакый:

– Миңтимер ага Шәймиевне ихластан туган көне белән котлыйм! Җан һәм тән саулыгы телим! Татарстан халкының бәхетле яшәвеннән, татар теленең дәүләт теле булуыннан, кеше хокуклар якланудан, сүз иреге, республикада тормыш көн-күреш яхшырудан аның күңеле сөенеп торсын.

Чын мәгънәсендә халык сайлаган мәшһүр татар шәхесе булып тарихка кереп калсын! Бүгенге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны Инстаграмда ҮЗЕБЕЗНЕҢ ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ белән туган көне белән котласын һәм ул башлаган чорда булган күтәренке рухны дәвам итеп, халыкка таянып, Татарстанның эчке тормышын яхшыртсын иде!

Аларның гаиләсе, нәселе кебек материаль һәм рухи яктан бай гаиләләр Татарстаныбызда артып, республика халкы арасында аларга рәхмәтле булып яшәүчеләр миллионлап булсын. Чөнки интернетта, социаль челтәрләрдә Шәймиевләргә карата тискәре фикерләр дә бар. Туган көнне ул хакта түгел, ә Миңтимер аганың уңай эш-гамәлләренә рәхмәтле булып, изге теләкләрне җиткереп, сәламәт, бай, мул тормышта яшәсәк иде һәммәбездә!

Әле ул хәзер дә Татарстан язмышына уңай тәэсир итә ала, татарның рухын күтәрерлек фикерләрен ешрак әйтеп, беренче президент булганда яңгыраган зур өметләр акланып, Татарстан суверен Дәүләт булып, татар теле буыннан-буынча күчеп, хәзерге һәм киләчәк президентлар халкыбызны һәм аны сөендереп Татарстан дәүләте — Сингапур кебек зур уңышларга ирешсен! Миңтимер Шәймиев башлаган иде бит бу чәчәк атуны дип гасырдан-гасырга халкыбыз искә алып торсын!

Бәйле