«Кирәк булса, гомерем буе да көтәрмен, мин бары тик синеке генә…»

-- Alfia

Язманың дәвамы. Башы алдагы язмада.

Төшке ашны сөйләшми генә ашадылар. Аштан соң, ир, хатынын гаҗәпләндереп, кием шкафыннан берничә костюмын, күлмәк, спорт киемнәрен зур спорт сумкасына салды да:
– Мин боларны Сабирәгә илтеп килим әле. Килен төшкәч, кием җыеп йөрү уңайсыз булыр, – дип, ишеккә юнәлде.
Миләүшәнең, әйтерсең лә, йөрәге урыныннан өзелеп төште.
– Чыңгыз! Чыңгыз!
Чыңгыз сумкасын уң як беләгенә асты да берни эндәшми генә ишектән чыгып китте. Борылып караса, үзенә инәлеп, тилмереп караган Миләүшәнең кап-кара күзләре белән очрашкач, сөю һәм өмет тулы карашларны күтәрә алмамдыр, дип уйлады бугай. Миләүшә, нишләргә белмичә, онытылып, гаҗиз булып, ишек алды ягына карый торган зал тәрәзәсенә таба атлады. Бу авыр халәттән култык таякларын алырга да онытып җибәргән – атлады дию дөрес булмас, алга талпынып идәнгә ауды. Таякларны алып торырлыкмыни хәле, кызу-кызу шуышып, тәрәзә янына килде. Тәрәзә төбенә ябышып диярлек күтәрелде дә тәрәзәне ачып җибәрде:
– Чыңгыз! Чыңгыз җаным!
Миләүшәнең үксеп елап кычкырган тавышына тәрәзә пыялалары зеңләп куйды, тәрәз каршындагы миләштән пырылдап, куркып чыпчыклар күтәрелде. Ничә еллар әрнү-сагышларын йөрәгендә йөртеп тә бирешмәгән хатын тәрәзә төбенә сыгылып төште. Тәрәзә төбендә өч миләүшә – бишни чәчкәләргә күмелгән ике гөле һәм язмыш сынаган хатын!
– Чыңгыз, Чыңгызым! Ничекләр генә яшәрмен мин синсез?! Чыңгыз!
Миләүшәнең күз яшьләре гөлләргә тамды. Шәмәхә чәчкәләргә тозлы күз яшьләре дә авыр иде, күрәсең, алар да башларын иде.
Хатынның бераздан тавышы тынды, иңсәләре туктаусыз бер күтәрелеп, бер төшеп торудан гына, аның һаман иңгелдәп сулкылдавын чамалап була иде. Тәрәзә төбендә күпме шулай торган булыр иде – кинәт капка ачылды. Булат икән!
Миләүшә, улыннан күз яшьләрен яшерергә теләп, башындагы яулык чите белән тиз генә күзләрен сөртеп алды. Улы өйгә кергәндә, ул инде кухня ягына шуышып чыгып җиткән, чәй кабызып җибәргән иде.
– Әни, мин бүген дус егетләр белән кечкенә генә мәҗлес оештырмакчы булам. Өстемне алыштырырга гына кайттым. Чәй эчеп тормам. Мине егетләр кафеда көтә.
Булат газ плитәсе янында арты белән борылып баскан әнисен кочаклап алды. Шунда гына әнисенең кызарган күзләренә игътибар итте:
– Әни, әллә елагансың инде?
– Китте, – диде дә, үзеннән шактый олы гәүдәле улының күкрәгенә капланып кабат үксеп җибәрде.
– Әни, кем китте? Кая?
– Китте… әтиегез китте… Сабирәгә…
– Тукта, аңлатып сөйлә әле, әни, нинди Сабирә?
– Сабирә, Айсылу…
Булат, әнисен култыклап, кухнядагы креслога утыртты, култык таякларын кресло читенә куйгач:
– Әни, хәзер тынычлан да, аңлатып сөйлә, кем ул Сабирә, әтигә кем ул, кая китте әти?
– Әтиегезнең икенче гаиләсе!
– Аңламадым.
– Сабирә әтиегезне яратып яшәгән хатын. Әтиегезнең Айсылу исемле кызы да бар. Мин моны сезгә бик күптән әйтергә тиеш идем…
Миләүшә туктап калды. Теле аңкавына ябышкан сыман – әйтер сүзләрне түшәмнән эзләгәндәй, өскә карады. Башы әйләнеп китте, әйтерсең, түшәм аның өстенә ишелә-якыная бара. Булат әнисенең хәрәкәтсез аякларын кочаклап, алдына иелде.
– Әнием, ничә яшь инде ул кызга – Айсылуга, дим? Әти шул гомер хыянәт иттеме сиңа?
– И улым, моны хыянәт дип әйтеп булса икән?! Хыянәт иткән кеше мине ничә еллар кулларында күтәреп йөртер идеме икән?! Сине тапкач та, аякларым йөрмәс булгач, әтиең бит мине сабый бала кебек карады. Күтәреп мунчага алып барыр, юындырып чыгарыр иде… башта сезне… аннары мине…
Өй һавасы авыр, дисәм, күтәреп бакчага алып чыгар иде. Миләш чәчәге исе иснисем килә дигәч, тәрәзләр каршына пар миләш утыртты. Шулар уртасына тотынгычлы, бизәкле эскәмияләр ясады. Куллары алтын бит әтиегезнең! Күл буена барып утырсаң иде – су тавышын тыңлыйсым килә, – дидем. Әнә, әнә бит, бакчаны казып пар аккошлы күл ясап куйды. «Рәхәтләнеп көн дә утыр аккошларга карап», – ди, үзе көлә-көлә, минем өчен шатланып.
– Әни, әти нишләп нәкъ менә хәзер китәргә булган соң ул гаиләсенә? Син шул сереңне ничек гомер буе бездән яшерә алдың?
– Әтиегезне югалтудан гомер буе куркып яшәдем. Шуңа ялгыш кына да бу турыда уйларга теләмәдем, улым. Күргәли идем мин, сизгәли идем: сагына иде ул кызын. Бервакыт эшкә киткәндә, ашыгып җыенды. Курткасын кия генә башлаган иде, куртка кесәсеннән бер фото минем аяк очына ук очып төште. Фотодагы Сабирәне таныдым мин. Итәгендә зур ак бантлар куеп, ап-ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән күлмәктән кечкенә кыз бала утырган. Сабирәдән битәр, кызга игътибар иттем – чат атагыз төсле сабый. Ә күлмәге – минеке төсле. Әтиегез мине тәүге кат озатканда, шундый күлмәктән идем мин. Сабирә юри минеке төсле материядән күлмәк тектергәндер кызына… Чыңгыз ул чакта аптырап калды. «Бу кем?» – дигән соравымны җавапсыз калдырды. «Сабирәме, кызыңмы? Кызың сиңа охшаган, Чыңгыз, матур», – дия алдым, чак телем әйләндереп. Әтиегез фотоны күкрәк кесәсенә тыкты да, берни әйтми чыгып китте ул чакта. Мин гарьләнеп еладым. Дәшмәвенә рәнҗеп еладым. Хәзер генә аңлыйм: ул кызчыкка да сезне сикерткән төсле сикертергә, иңбашларына утыртып ат-ат уйнарга үз әтисе бик кирәккәндер!
Әтиегез бигрәкләр яратты бит сезне – икегезне дә… Урам малайлары сезнең велосипедларга кызыгып карап калыр иде… Ә ял җиттеме, сезне гел үзе белән балыкка, урманга йөртте. Артыгыздан гел сокланып карап кала идем. «И Раббем, бәхетебезне китә күрмә, улларым әтиле булып үссеннәр!» –дип, инәлеп-инәлеп Аллаһыма ялвара идем… Күрәсең, теләкләремне уйламыйчарак теләгәнмен, үссеннәр дип кенә сораганмын, әтиле булып яшәсеннәр дия белмәгәнмен. Үсеп җиттегез… Әтиегез… китте.
Миләүшә итәгенә сабый бала кебек башын куйган улының Чыңгызныкы төсле кара бөдрә чәчләреннән сыйпады. Рәнҗи аламыни ул иренә?! Менә бит нинди баһадир уллар бүләк итте аларның мәхәббәте. Ничә елдан бирле тормышны тартып арыгандыр ире… Сабирәнең дә сабыры текәнгәндер… Гомер буе беркемгә карамыйча көт әле… Ялгыз хатынга тормыш тартулары, ай-һай, авыр ул!
– Әни, ә безнең никах? Әти кайтадыр бит… никахка, дим?
Миләүшә дәшмәде. Билгесезлек җанын телде. Ни дияргә дә белмәде.
Җомга көн килеп җитте. Көннең күлмәге текмәгән, аты җиккән – чаба да чаба… Гомер дә шулай. Миләүшә төнне борчылып уздырды. Ире өйдә юклыгы сиздерә. Берничә көн инде агач эшеннән гөрләп торган гараж ишеге ачылмый, «Миләшем, кара әле, матурмы, кара инде!» – дигән көр тавыш ишетелми. Чәй эчәргә чакырыр кеше юк. Ялгыз тамакка ризык үтми. Хатын никах мәҗлесенә дип әзерләгән күлмәген алам дигәндә, янәшә элгечтәге кара төрткеле ак күлмәккә күзе төште. Яшьлек истәлеге итеп саклаган күлмәктә бәхетле көннәренең төсе, исе саклана шикелле тоелды. Их шул күлмәкне киеп, бер генә минутка булса да узган көннәргә кайтып булса икән?! Тормыш та шул күлмәк төсле: ак хыяллар эчендә борчулы, сагышлы-кайгылы – кара төрткеләр җитәрлек анда! Миләүшә киенеп, шәмәхә бизәкле яулыгын уратып бәйләгән генә иде, ишек ачылды.
– Хәерле иртәләр!
Чыңгыз икән! Өйгә килеп кергән иренең йөзенә карауга, Миләүшә аның чыраенда борчулы төсмерләр күреп, кызганып куйды.
– Хәерле булсын, Чыңгыз! Киләсе иткәнсең – әйбәт булган!
– Ничек килмим? Әйттем бит, никах, туйны уздырышам мин сезгә, дидем. Өйләнәсе көнне дә йоклап ятамы әллә егетебез? Яле уятып чыгыйм, – дип, ире Булат бүлмәсенә таба атлады.
Ишек ачылды. Анда чем-кара костюмнан, ап-ак күлмәгенә кара күбәләк каптырган Булат күренде.
– Исәнме, әти!
– Улым син никахка түгел, сәхнәгә чыгарга җыенган артист кебек, булмый болай. Әйдә әле, минем киемнәр янында өр-яңа зәңгәр галстук бар, башыңа да бәрхет зәңгәр түбәтәй кияргә кирәк.
– Синең киемнәр бездәмени әле, күченеп бетмәгән идеңмени?
Улының тавышына мыскыл төсмер чыгарып әйтелгән сүзләрен ир колак артыннан уздырды. Үзләренең йокы бүлмәсендәге стенкадан матур түбәтәй белән галстук тотып чыкты да:
– Менә болар сиңа бик килешергә тиеш, – дип, улына тоттырды. Ул да түгел, урам якта машина сигналы ишетелде.
– О, безнең тагын бер яшь әти дә килеп җиткән!
Егетләр никах мәҗлесенә дигән күчтәнәчләрне җыештырып машинага чыгардылар. Кыз йортына ике машина белән барырга булдылар. Теле белән әйтмәсә дә, олы уллары әти-әнисенең бүгенге хәленә бик борчыла, икесен дә яратканга күрә, ни берсенә, ни икенчесенә авыр сүз белән кагылырга теләми.
– Әти, без Булат белән бергә утырырбыз, сез әни белән бергә барыгыз инде, бер машинада, – дип кенә сораулы карашларга нокта куйды.
Миләүшә улының теләгенә бар йөрәгеннән сөенде. И акыллы бала булды Динар гомере буе! Чыңгыз, Миләүшәне култыклап, машинага кадәр алып чыкты. Хатынның тәне калтырап куйды. Шушылай култыклашкан килеш барасы да барасы иде… Алдагы көннәрдә дә… Иренең үзе өчен никадәрле газиз, кадерле, якын булуын тагын да аңлап, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Хатынының бу халәтен ир сизде, үзен гаепле санапмы, әллә башка уйларга чумыпмы, аның йөзенә карамаска тырышты.
– Миләш, сиңа артта җайлырак булыр, – дип машинаның арт ишеген ачкан иде, хатыны:
– Чыңгыз, соңгы тапкыр булса да, синең белән янәшә утырып барыйм, – диде.
Ир тормышның иң авыр елларын бергә күтәргән хатынның теләгенә каршы килмәде.
– Арткы урындыкта сиңа җайлырак булыр, дигән идем, – дип кенә җаваплады.
Ун минутлык юл узган тормышларны барлап чыгар өчен бик кыска шул.
Хатын иренең чәчләренә күз төшерде. Ул үлеп яраткан кара бөдрәләр шул ук, калын кашлары да үзгәрешсез – төсен җуймаган, ә мәхәббәтләре нигә төсен җуйды икән! Кайда ялгыштылар алар? Шул гомер яшәгәч, нишләп юллары аерылды әле? Миләүшәнең эчендә – утлы күмер, дулкынлануы йөзенә чыктымы, ире:
– Миләш, давлениең күтәрелмәгәндер бит, кызарып киттең, – диде.
– Менә уйлап барам, Чыңгыз, без кайда ялгыштык икән, нишләп оныклар сөеп, сөенеп яшәр вакытта гына без Сак белән Сок төсле яшәргә тиеш? Сабирә ничек кабул итте соң үзеңне? Бик бәхетеледер ул хәзер – синдәй ирләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас шул!
Ире бераз дәшми барды. Аннары гына Миләүшәнең сул кулыннан алды да:
– Миләш, кичер син мине! Булышырмын мин сиңа да, бик кирәк чакларыңда шалтыратырсың, килермен. Сабирә дә гомере буе көтте бит мине… Аңла син аны да, ул да хатын-кыз бәхетенә лаек, ләбаса! – Чыңгызның тавышы калтыранып китте. – Син култык таякларына калгач та: «Чыңгыз ташла инвалид хатыныңны, күчен миңа, кызыбызны бергә үстерик», – димәде бит. Мин бит бик сирәк бардым аның янына. Хәер, аның янына дию түгел, мин күбрәк кызым янына бардым. Атнага бер күрешсәк тә, кызым бик яратты мине. Сагынып көтеп алыр иде дә, килүгә муеныма сарылыр иде. Битләремне үбә-үбә: «Әтием, мин синең киләсеңне белдем бүген, бакчадагы чыпчыклар әйтте», – дип, көлдереп куяр иде. Аңа алып кергән күчтәнәчләремне күрсәтеп, әнисе каршында әйләнеп: «Менә әтием миңа командировкадан ниләр алып кайткан!» – дип, шатланып туя алмас иде. Икенче сыйныфка кадәр ул мине шулай командировкада дип уйлап, көтеп яшәде. Бер көнне барсам, кызым минем яныма килми – әнисе дөресен әйткән. «Әтиеңнең икенче гаиләсе, уллары бар», – дигән.
Миләүшәнең бу сүзләрдән соң күзләре чыланды.
– Миләшем, син ышанмассың да, әмма ни гомер барып йөрсәм дә, Сабирә белән ир белән хатын кебек очрашмадык без. Элеккеге дуслар кебек сөйләшә, аралаша идек. Әмма беләм бит: күзләреннән күрәм – ярата ул мине… Гомер буе шулай яратып карады аның күзләре. Ә бала ? – диярсең.
Исеңдәме бер елны сине багучыга алып бардым Ул багучы инде саубуллашканда миңа: хатыныңның бер атна гомере калган, беркая алып йөрмә. Өйдә тынычлап үлсен, – дигән иде. Мин аның сүзләрен сиңа әйтергә курыктым. Үземнең уйларымнан курыктым. Сине өйгә кайтарып куйгач, төнге сменага эшкә барганда, Сабирә очрады. Синең хәлләреңне сорашты.
– Чыңгыз, әгәр ул-бу була калса, син миңа ышана аласың, мин кыз килеш тә синең улларыңа әни булырга риза, җаным, – диде. Аның бу сүзләре өзгәләнгән җанымны азрак тынычландырды. Ул тулай торакта яши иде, бүлмәсенә кадәр озатып куйдым, эшкә шалтыратып, мине алыштыруларын үтендем.
Мин Сабирәдә куна калдым. Бердәнбер тапкыр. Ул төне буе минем баш очымда тезләнеп утырды. «Кирәк булса, гомерем буе да көтәрмен, мин бары тик синеке генә, Чыңгызым!» – дип озатты иртән. Аңласаң, аңларга тырыш син мине, Миләшем, мин сиңа шул бер генә тапкыр хыянәт иттем. Улыбызның никахы белән ант итә алам.
Миләүшәнең ирен күкрәгенә кысып юатасы, яратасы килде. Шушы гөнаһлы да, гөнаһсыз да ирен кичерә алуына үзе дә сөенде.
Мәчет каршына килеп туктадылар.
Никах мәҗлесендә катнашучылар күп түгел иде. Мәчетнең никах уку бүлмәсенә кереп урнаштылар. Имам Рөстәм хәзрәт кияү белән кәләшнең һәм аталарының, шаһитларның да исемнәрен язды. Килешенгән мәһәрне дә теркәп куйгач, булачак килен Гөлира белән Булат кияү имамның каршысына утырдылар. Имам аларны, шаһитлары белән бергә, тәүбә-истигъфар иттерде, өйләнү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы вәгазь укыды… Аннан соң башта Гөлирага:
– Аллаһның әмере. Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, Гөлира туташ сез, Чыңгыз улы Булатны килешенгән мәһәр белән хәләл тормыш иптәше итеп кабул иттегезме? – дип сорады.
Миләүшә булачак киленгә күз төшерде. Гөлира бүген аеруча сөйкемле күренде. Хатын эченнән генә: «Я Раббем, матур гына яшәп китсеннәр иде, безгә дә мөнәсәбәтләре яхшы булып, дустанә яшәсәк иде!» – дип, теләк теләде
Кыз: «Әйе», – дигәннән соң, имам Булаттан:
– Сез, Булат әфәнде, Харис кызы Гөлираны, Аллаһның әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, килешенгән мәһәр белән алдыгызмы? – дип сорады. Егет, кәләшенә карап: «Әйе», – дияргә өлгермәде, Чыңгызның кесә телефоны шалтырады. Ир тиз генә бастырып куйды. Имам шаһитларга карап:
– Сез дә бу җавапларга шаһит булдыгызмы? – диде. Ә телефон өздереп чыңлавын дәвам итте. Булат әтисенә карап куйды. Чыңгыз хәзрәттән рөхсәт сорап, ишеккә юнәлде. Миләүшә иренә аптыраулы карашын ташлап: «Шушы мизгелдә чыгып китәрлек нинди мөһим кеше булыр икән?! Сабирәдер инде, түзмидер!» Хатынның йөрәге чәнчеп куйды. Ире шактый озак кермичә торды. Имам никах догасын укырга кереште:
– Аллаһүммәҗгаль һәзәл-гакъдә мәймүнән мубаракан, вәҗгаль бәйнәһүмә үлфәтән вә мәхәббәтән вә карара, вәлә тәҗгаль бәйнәһүмә нәфратан вә фитнәтән вә фирара. Аллаһүммә әллиф бәйнәһүма кәма әлләфтә бәйнә Әдәмә вә Һавва вә кәма әлләфтә бәйнә Мухәммәдин вә Хәдиҗәтәл-Кубра вә кәма әлләфтә бәйнә Галиййин вә Фатиматәз-Зөһра. Аллаһүммә әгътый ләһүмә әүләдан салихан вә ризкан васиган вә гумран тавилән. Аллаһүммә йәссири әмраһумә вә кәссир гумраһүмә вәр-зукъһүмә йә хайрар-разикыйн. Вә кәррим халькаһүма вә хас-син хулүкаһума вәхълүф ләһума халәфән йа ахсанәл-халикыйн. Аллаһүммә кәссир уммәтә Мухәммәдин бихурмати нәбиййикә Мухәммәдин саллаллаһу галәйһи вә сәлләм. Раббәна һәб ләна мин әзвәҗина вә зурриййатина курратә әгьйунин вәҗгальна лил муттәкыйнә имама. Раббәна атина фид дунйа хасәнәтән вә фил ахирати хасәнәтән вәкыйна газабәннар…
Имамның моңлы мәкаме бүлмәне тутырды.
– Аллаһым! Синең әмереңә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә буйсынып, ике яшьнең никахын укыдык. Син аларга гомерләре буена саулык һәм бәхет бүләк ит. Ризыкларына бәрәкәт, эшләрендә җиңеллек бир. Динебез, милләтебез һәм Ватаныбыз өчен хәерле балалар бүләк ит. Үзләрен Исламның нурлы юлыннан аерма, гөнаһларын кичер. Калебләре Синең һәм Пәйгамбәребезнең сөюе белән тулсын. Аллаһым! Коръәннең хөрмәтенә, сөекле Пәйгамбәреңнең хөрмәтенә догаларыбызны кабул ит, әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган Аллаһ!
Миләүшә култык таякларына кагылып куйды, әллә чакырып керергәме икән? Ире мәчеттән китеп бармагандыр бит инде. Хатын йомыркаларын әле бер якка, әле икенче якка күчергән ана каз төсле, кыбырсып утыра башлады. Моңа кодагый да игътибар итте. Миләүшәгә сораулы караш ташлады. Бу карашта: «Әллә кода мәҗлесне ташлап киттеме?» – дигән сүзләр ярылып ята иде. Юк, китмәгән икән – ишек ачылды. Анда чырае ап-ак Чыңгыз күренде. Миләүшә ире белән нидер булуын шунда ук абайлады, әмма сүз кушарга уңайсызланды. Теләсә, үзе әйтер, дип сабыр итәргә булды. Никах мәҗлесе тәмам булды. Хәерләр өләшенде. Кунаклар әлеге олы вакыйганы дәвам итәр өчен кыз йортына барырга җыена башладылар.

(Дәвамы бар)

Гөлнур Айзәтуллова

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле