Акча түләп Казанның яңа зоопаркына баручылар хайваннарны таба алмый кайта [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген//

Танылган блогер Татар Малай (Ринат Галиәхмәтов) яңа ачылган Казан зоопаркындагы күренеш турында яза. Аның әйтүенчә, биредә хайваннарның 80% юк икән.

«Бәяләр олы кешегә 300 сум, балаларга 150 сум. Бөтенебезгә 1200 сум түләдек тә, ңәтиҗәдә бернәрсә дә күрмәдек. Зоопарк ачылды дип кул болгап йөрмиләр инде, «Бассейн ачылды, суы гына юк» дигән кебек булды бу. Кергәндә кисәткәннәр иде хайваннарның барсы да юк, «испытательное открытие» дип. Ә бит хайваннарның гомумән 80% юк, хәзер 300 сум булгач, хайваннар керткәч 1000 сум була мени керү бәясе? Күбрәк балалар өчен бит инде ул, аларга ничек аңлатырга аларның кайда икәнен?» — дип яза Ринат Галиәхмәтов үзенең инстаграмында.

Мәгълүмат: tatar__malay

Бәйле