«Фидан Гафаровның һәлакәт нәтиҗәсендә гомере өзелгән», дигән хәбәр Ләйлә Дәүләтовага ничек тәэсир иткән?

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

21 нче гыйнвар социаль челтәрләрдә «Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның юл һәлакәте нәтиҗәсендә гомере өзелгән», дигән хәбәр таралган иде. Бу хәбәр күпләрне борчуга салды. Ләкин соңыннан моның дөрес түгеллеге ачыкланды. Танылган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова да бу аңлашылмаучанлыкның үзенә ничек тәэсир итүен язды.

«Моны ишетүгә, Фидан абыйга шалтыраттым! Сез чыннан да үлдегезме әллә дип сорадым. Көлә-көлә сөйләште, «исән-сау мин, чәй эчеп утырам», диде. Үзем дә ишеттем, әллә дөрес микән дип, шикләнә үк башлаган идем, диде «Не дождутся», дип тә өстәде!» — ди бу хакта Ләйлә Дәүләтова.

 

Мәгълүмат Ләйлә Дәүләтова инстаграмыннан

Бәйле