Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең нәни кызлары белән беренче космик клиплары [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Бу көннәрдә җырчы, продюсер, клиплар төшерүче Салават Миңнеханов космоска очкан яңа клибын тәкъдим итәчәк. Анда беренче тапкыр нәни кызы Мәдинә дә катнаша, гомумән клипта Миңнехановлар тулы составта төшәләр.

«ТАТАRSTAR КОСМОС ҮЗӘГЕ» дигән татарча язуны яңа клипның өзегендә күргәч, Һолливуд кадрлары дип торабыз. Ә бу Салават икән бит, Миңнеханов космоска оча, татарлар космоста.

Тиздән Салават Миңнехановның «СИНЕҢ ХАКТА» дигән өр-яңа клибы чыгачак. Мәхәббәт, тугрылык, гаиләле ир язмышы, космос турында булачак, ди. Салават әйтүенчә, бу клипны «Тайна печати дракона» фильмын төшергән, Джеки чан, Арнольд Шварценеггер белән эшләгән егетләр әзерли. Салават Миңнехановныкы булса, шундый булыр инде, «космос булган бу» дип әйтерлек. Тулы клип 23 гыйнвар 19:00дә Миңнехановларның ютуб каналында чыгачак.

 

Бәйле