Нинди ризыклар сукыраюга китерә?

-- Alfia

Гаджетлар һәм һөнәри эшчәнлекнең кайбер төрләре генә түгел, билгеле ризыклар да күз күременә начар йогынты ясарга, җитди проблемаларга китерергә мөмкин.

Көнгә ике-өч чынаяк кофе эчү күзләргә начар йогынты ясарга мөмкин: эчемлек кан тамырларын тарайта, күзләрнең кан әйләнешен боза.

Ак икмәктә рафинадланган крахмал күп, аның аркасында ашказаны асты бизе инсулинны күбрәк эшләп чыгара, бу күп очракта күз алмасына тискәре йогынты ясый.

Артык тоз организмнан сыеклыкны чыгаруны тоткарлый һәм күз эчендәге кан басымын арттыра ала, моның күз күрү белән бәйле җитди проблемаларга, хәтта катарактага кадәр китерүе ихтимал.

Теләсә кайсы алкогольле эчемлек кан тамырларын тарайта. Кан тамырлары спазмы күзләр өчен бик зарарлы, шуңа күрә алкоголь белән сак булырга кирәк. Алкогольне еш куллану хәтта күрү нервы атрофиясен китереп чыгарырга да мөмкин.

Төрле тәм-томнар, камыр ризыклары, шулай ук фаст-фудны еш куллану күз күременә начар йогынты ясый. Алар инсулин эшләп чыгаруны арттыра, бу күзләрнең челтәр сыман элпәсен җимерүгә китерә ала.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий