«Башка җырчыны тыңлый алмыйм» — Филүс Каһиров турында хезмәттәшләре нинди фикердә? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров концертларда гына түгел, ә һәрдаим яхшы кәеф бүләк итәргә омтыла. Талантлы гаиләнең инстаграмда кызыклы видеолар урнаштыруы моңа дәлил булып тора. Әле күптән түгел генә Филүс һәм Эльмира Каһировлар үзләренең уен коралларында уйнаганнарын видеога төшереп керткән иде. Бу тамашачыда зур кызыксыну уятты.

Филүс Каһиров сәхнәдә бик җитди күренсә дә, тормышта бик шаян, юмор хисле, якыннарына яхшы кәеф өләшүче кеше. «Туган тел» каналының «Сер итеп кенә» тапшыруында җырчының хатыны Эльмира Каһирова танышкан вакытта ук Филүснең гадилеге белән җәлеп итүен искә алды һәм аның төп җанатары булуын сөйләде. Филүс Каһиров хезмәттәшләренең дә үзенә бу хакта еш әйтүләрен билгеләп үтте. Танылган юмор остасы Данир Сабиров үзенең концертында тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: «Сез Филүсне бик җитди кеше дип уйлыйсыздыр инде, ә ул чынлыкта минем кебек бер юләр», дип шаяртып та алган булган.

Филүс Каһировны якыннан белгән кешеләр аның турында юмарт, шаян күңелле гади кеше буларак сөйлиләр. Аның төркемендә эшләгән алып баручы Зәмирә Рәҗәпова шушы сыйфатлары өстенә, аның үзенчәлекле моң иясе булуын да бик ачык итеп, аерым бер җылылык белән тасвирлый. «Мин аның концертын тыңлаганнан соң, башка җырчыны тыңлый алмыйм. Шушы илаһи моң бөтен күңел дөньяңны биләп ала», ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концертларына рәхим итегез!

ФЕВРАЛЬ (Башкортстан)
4 Мәләүз
5 Кыргыз Миякә
7 Югары Яркәй
8 Дүртөйле
9 Нефтекамск
11 Октябрьский
12 Туймазы

МАРТ
8 МӘСКӘҮ
10, 11 КАЗАН

Бәйле