Читада ир-ат 4 баласы белән ташландык йортта качып яшәргә мәҗбүр була [видео]

-- Alina

Читада ноябрь аеннан бирле ир-ат дүрт баласы белән ташландык йортта яшәргә мәҗбүр булган. Аларны ялгыш кына ике егет тапкан.

Егетләр этләрен эзләп, ташландык йортка кергәннәр һәм шунда ир-ат һәм дүрт балага тап булганнар. «Балаларның өс-башы пычырак, алар туңып беткәннәр иде. Бүлмә уртасында учак янып утыра, ә бер почмакта бәдрәф урынына чиләк куйганнар»- дип, бу йортны тасвирлыйлар.

Александр (күпбалалалы ата): “Минем балаларым мәктәпкә йөрде. Бу Колька, бу Генка, бу Сашка. Без монда кыш башыннан бирле яшибез. Бүген генә моннан чыктык”.

Александырның хатыны бөтен акчаларын эчеп бетергән. Фатирлары өчен түли алмау сәбәпле, аларны өйләреннән куып чыгарганнар. Ир-ат балалары белән шушы ташландык йортка яшәргә киткән. Кечкенә кызына 3, ә зур улына 11 яшь. Ата аларны бакчага да, мәктәпкә дә йөртмәгән.

Бүгеннән бу мәсьәләгә хокук саклау органнары да кушылган. Александр сугышу өчен җаваплылыкка тартылган була, әмма ул судка килмәү сәбәпле, аны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Хәзерге вакытта аны кулга алганнар.

“Балаларымны миннән алып китәчәкләр диделәр. Минем аларны югалтасым килми. Аларсыз минем яшәү мәгънәм бетәчәк”, — ди күпбалалы ата.

 

 

Мәгълүмат Mash_breaking
Фото ЯндексNews

Бәйле