“Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә… [тормыштан алынды]

-- Alfia

Соңгы арада кайнам төшемә кергәне юк. Аның белән бит хәзер төштә генә очрашабыз. Бу якты дөньядан киткәненә дә быел тугыз ел була…

Гомере кыска булды газиз кайнамның. 70 яше дә тулмаган иде. И, яшәтәсе килә иде дә бит, тәкъдирне без язмыйбыз… Һәр кешенең Җирдәге ризыгы санап куелган…

Ниһаять, кайнам төшемә керде. Имеш, урамда басып торабыз. Ихатага кереп булмый, кар баскан. Урам капкасы да ачылмый… Карыйм, өйдә ут янып калган икән. Өй ишеге дә ачык, лабаса. “Әнкәй, без китәргә чыктык бит, кире кермим, бар инде зинһар, утны сүндереп, ишекне бикләп чык”, — димен. Кайнам бер сүз дә дәшми кереп китте. Урамдагы тәрәзәдән карап торам, кайнам бәләкәй якка керде дә, өстәлдән күчтәнәчләр алып безгә төйни башлады. Мин түзмәдем, өйгә кердем. Кайнам башына минем яулыкны бәйләгән, үзе шундый моңсу, боек, башын аска игән. “Әйдә, әнкәй, безнең белән”, – димен. “Бездә торырсың, кыен була башласа, Алсуларга керерсең”. (Алсу- олы килендәш, зур улының хатыны). “Нәрсә генә эшләп торам инде сездә?” – ди кайнам. “Сөйләшеп утырырбыз, сине туйганчы күрә дә алганыбыз юк. Ашык-пошык кайтабыз да китәбез, Яңа елны да бергә каршыларбыз, без кайтуга тәмле коймакларыңны пешерерсең, мин көн дә эштән соң кайтам”, — димен. Кайнам шатланып китте, йөзе балкып китте, ярар, алайса, әйдәгез, дип ризалашты…

Уянгач, төшем тәэсирендә тора алмый, кайнамның әйткән һәр сүзен, йөз чалымнарын искә төшереп  яттым.

Кайнамның язмышы җиңел булмаган. Унике кыз арасында үскән бердәнбер малайга кияүгә чыга ул. Кайнатабыз белән өч малай тәрбияләп үстерәләр. Гомерләре буе колхозда хезмәт итә, кул белән сыерлар сава.

Олыгайгач төнлә торып кулларын уып утыра иде. Салкын су белән флягалар юуу үзенекен иткән күрәсең… Кайната белән ял көннәрендә безнең авылга кайтуны бәйрәм кебек көтеп торалар иде. Икесе дә бик ихлас, гади кешеләр булдылар. Тормыш авыр булуга бер дә зарланмый, һәрвакыт булганына шөкер итеп яши белделәр. Аларның йортында һәрвакыт кунаклар була иде. Кайнанабыз кунакларны хөрмәтләп каршы ала белде, безне дә шуңа өйрәтте.

Кайнам үләргә ярты ел калгач (без аның үләсен һич кенә дә алдан сизмәдек) мәчеткә йөри башладым. Дәресләрдә укытучыны тыңлап утыру йөрәгемә, күңелемә, кальбемә шулкадәр хозурлык, тынычлык бирә иде. Кайнам үлгәннән соң шулкадәр зур кайгыны күтәрергә минем мәчеткә йөрүем генә коткарды…

Кайнаны югалту барыбыз өчен дә чын дәрәҗәсендә зур югалту булды. Иртән эшкә баргач кул үзеннән-үзе телефонга сузыла, “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә…

Иремнең туган йортын ташламыйбыз, без әле дә кайтып йөрибез. Тик безне бикле капка, бикле ишекләр каршы ала. Һәр почмак кайна белән кайнатаны хәтерләтә. Баскычка барып життем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп, туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын диптер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип ул вакытта күз алдына да килмәде шул…

Буш йортның тәрәзәләре: «Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?» — дип, шелтә белән карыйлар сыман тоела. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый. Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде…

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле